ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре ятьмәләрне  урнаштыруга юл куймау һәм аларны республика сулыкларыннан чыгару буенча даими эш алып баралар.  Браконьерлык ятьмәләрен кую  су биологик ресурсларына гына түгел, ә су йөзүче кошларга дә тискәре йогынты ясаганын исегезгә төшерәбез.


Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына 
юрист,
матбугат хезмәте белгече,
инспекторлар төркеменә хезмәткәрләр ,
Яшел Үзән районындагы дәүләт табигать тыюлыгына хезмәткәрләр таләп ителә.
Әгәр Сезне безнең вакансияләр кызыксындырса, тулырак мәгълүмат артыннан (843) 2117381 телефоны буенча, дәүләт хезмәте һәм кадрлар секторына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


14
май, 2021 ел
җомга

атарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2021 елның 14 маеннан алып Буа районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә (әйдәп баручы төркем, «җитәкчеләр» категориясе). 
Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/
Конкурста  катнашу өчен кирәкле документлары теркәлгән гаризаны, аны кабул итү турында игълан урнаштырылганнан соң 21 көн дәвамында (2021 елның 26 маена кадәр),конкурс комиссиясенең сәркатибе түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94.
Конкурс комиссиясенең утырышы (якынча) 2021 елның 15 июнендә булачак.
Уздырыла торган конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган https://ojm.tatarstan.ru/kadrovaya-politika-test.htm.


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вафат булучыларның гаиләләренә килгән  олы кайгыларын уртаклаша. Сезнең белән бергә кайгырабыз!


11
май, 2021 ел
сишәмбе

Татарстанлыларны ИТ-кадрларга ихтыяҗ булу турында сораштыруда катнашырга чакыралар
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга булган ихтыяҗны тикшерә. Сораштыруда түбәндәге сылтама буенча катнашырга мөмкин: https://itsecurity2021.vcot.info/
Анкета, оешманы кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр белән үзара бәйләнештә, оешманың җитәкчесе яки оешманың кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче җитәкчесе/белгече белән тутырыла. 
Сораштыруның нәтиҗәләре  мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә   төрле дәрәҗәдәге һәм белгечлекле һөнәрчеләрдә ихтыяҗ булуын, аларның һөнәри әзерлек күләмен фаразлау өчен кулланылачак.
Сораштыруны 15 майга кадәр узарга мөмкин.


10
май, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Җиңү тәрәзәләре» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясендә катнашты.


9
май, 2021 ел
якшәмбе

9 май көнне республиканың барлык районнарында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар узды. 
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының территориаль бүлекчәләр хезмәткәрләре Ватаныбызның намусы, иреге һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән якташларыбызның батырлыгына истәлек итеп, һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр куйды.
Җиңү көне йөрәкләрне дулкынландырып күз яшьләре белән каршылый торган, һәркем өчен аеруча мөһим бәйрәм булып калачак. Күпме кеше фронттан кайтмады, күпме язмышлар өзелде! Без беркайчан да, гомерләрен биреп, Җиңүне якынайткан совет кешеләренең батырлыкларын онытмаячакбыз. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык сугышчы китә, әмма шуларның яртысы гына өенә әйләнеп кайта. Сугыш вакытында батырлык массакүләмгә әйләнә, совет кешеләренең үз-үзен тотышы нормасына әверелә. Без тыныч күк астында  бәхетле тормышыбыз белән кемгә тиеш  булуыбызны истә тотарга бурычлы. Без  әби- бабаларыбызның лаеклы буыны булырга тиешбез.
Фотосурәттә  Әлки районында  уздырылган чара.


8
май, 2021 ел
шимбә

08 майда Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә «Хәтер бакчасы» дип исемләнгән халыкара акция узды. Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре үз гаиләләре белән бу акциядә актив катнаштылар - алар үсентеләр утырту өчен Биектау районына бардылар.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы белән идарә итү органының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Бу көнне өйләренә, туганнары һәм якыннары  янына әйләнеп кайтмаган, Татарстанның 350 мең батыры истәлегенә 350 мең үсенте утырту планлаштырылды.
Акция Татарстан Республикасында 20 апрельдә старт алды һәм 2021 елның 22 июненә кадәр дәвам итәчәк. Агымдагы елның 7 маена 75 мең агач утыртылган. Акция нәтиҗәләре буенча барлыгы 1 млн.үсенте утыртылыр дип көтелә.


7
май, 2021 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Матвеев Ю. Б. һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар секторы мөдире Филиппова О. А. тармакның ул елларда хезмәт эшчәнлеген башлаган һәм Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән барлык кешеләрне искә төшереп, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып котладылар. 

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Сезне Җиңү көне белән котлый! Сезгә тормыш, тынычлык һәм ирек өчен зур рәхмәт. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, куәтлек һәм күңел күтәренкелеге телибез.


6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 6 маеннан Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хокукый эш буенча әйдәп баручы киңәшче вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә (әйдәүче төркем, «белгечләр» категориясе).

Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/

Конкурста  катнашу өчен кирәкле документлары теркәлгән гаризаны, аны кабул итү турында игълан урнаштырылганнан соң 21 көн дәвамында (2021 елның 26 маена кадәр),конкурс комиссиясенең сәркатибе түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94.

Конкурс комиссиясенең утырышы (якынча) 2021 елның 8 июнендә булачак.

Уздырыла торган конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган https://ojm.tatarstan.ru/kadrovaya-politika-test.htm.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International