«Йолдызчык» балалар бакчасында «Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре урман турында дәрес уздырдылар. Дәрестә балаларны урман хайваннары һәм кошлары белән таныштырдылар, агачларны тышкы билгеләре һәм яфраклары буенча чагыштырдылар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Лаеш районында Көек торак пунктыннан ерак булмаган урман массивы янында ана аюны һәм аның баласын таптылар.
Кыргый хайваннарны фотога төшерә алмаганнар, ләкин эзләрен теркәгәннәр.
Питрәч районында Тагашево торак пункты янында «Обухово – Арышхазда» М 7 трассасында җиңел автомобиль ике кабанны бәрдерде. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кыргый хайваннар бәрелеш урынында һәлак булды, автомобиль зур зыян күрмәде.
Бүген безнең «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без Сезгә сусар турында сөйләячәкбез. Сусар сусарлар гаиләлегенә караган ерткыч җәнлек.
Татарстан халкының актив ярдәме белән, Казаннан 30 минутта урнашкан Зәңгәр күлләр тирәсендә туристлык-рекреация кластеры булдыру проекты иң күп “лайк” җыйды - 18476 тавыш һәм шуның белән үзенә халык тавыш бирүендә җиңү яллады!
Бүген Югары Ослан районында «Идел киңлекләре» ДТКЗ акваториясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре чираттагы рейд кысаларында батучы ир кешене күреп алдылар.
Республиканың Әгерҗе районы Кичкетаң авылының «Кояшкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр озак еллар төбәк әһәмиятендәге комплекслы юнәлешле «Кичкетаң» дәүләт табигать тыюлыгында эшләгән һәм аның үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән тыюлык эше ветераннары Әһли Гаскәр улы Фәйзуллин һәм Тәлгать Равил улы Нуриев белән очраштылар.
Ветераннар нәниләр белән табигатьне нәтиҗәле саклау буенча киңәшләр бирделәр.
Республикада аучылык ресурсларын тоту мөмкинлеге артты. Бу хакта Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре хәбәр итә.
Браконьер табигать һәйкәле территориясендә балык тоткан өчен җәза алачак. Биоресурслар буенча дәүләт комитетының инспекторлары Норлат районында Зур Чирмешән елгасында уздырылган рейд барышында, тыелган корал- ятьмә кулланып биологик су ресурсларын табучы ир кешене күреп алдылар. Хәзерге вакытта бу факт буенча сорау алу алып барыла. Ятьмәләр һәм көймә тартып алынды.
15 октябрьдән Татарстан Республикасында соры куянга һәм сусарга ау сезоны ачыла.
Куянны аулау 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Сусарны аулау срогы -28 февральгә кадәр.
Исегезгә төшерәбез, ак куянны аулау тыела, чөнки ул Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.