Заказник 2000 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасының Лениногорск районында, үз эченә дала һәм урман-дала флорасының һәм фаунасының элементлары кергән уникаль табигый экосистемаларны һәм комплексларны саклап калу максаты белән оештырылды. Анда Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән 7 төр кош, 16 төр имезүче һәм 60тан артык үсемлек төре теркәлгән. Әлеге аеруча саклана торган табигый территория 5830,28 гектар мәйданны били.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан, халыкның экологик культурасын һәм әйләнә-тирә табигый мохиткә сак караш формалаштыру максаты белән, даими рәвештә эш алып барыла.
Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без Сезгә кар барсы турында сөйләячәкбез. Кар барсы-таулы җирләрдә яши торган җитез һәм бик нәзакәтле ерткыч.
2013 елның октябрендә Бишкек шәһәрендә узган Бөтендөнья кар барсын саклау форумы яңа бәйрәм – Халыкара кар барсы көненә старт бирде. Шул вакыттан бирле бу бәйрәм ел саен 23 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу көн мәчеләр гаиләлегенә керә торган иң сирәк вәкилләрнең берсен саклап калуга багышланган.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Куралово мәктәбе укучылары өчен табигатькә чыгып табигатьне саклау дәресен үткәрде.
Куйбышев сусаклагычының Идел-Кама плесына Мәскәүдән китерелгән 32773 чөгә балыгы маймычы чыгарылды.
Татарстан Республикасы территориясендә кондызның санын исәпкә алу башлана. 2020 елның 20 ноябренә кадәр исәпкә алу мәгълүматлары, Татарстан Республикасының бөтен территориясе буенча мәгълүматларны берләштерү өчен, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына тапшырылачак.
Бүген Тукай районы территориясендәге Куйбышев сусаклагычына чөгә балыгының маймычларын чыгардылар.
2020 елның 2-3 ноябрендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы Мәскәү шәһәрендә «Берләшмә» дип аталган йомгаклау форумын (алга таба – форум) уздыра.
Норлат районы буенча районара бүлек башлыгы эчке эшләр бүлеге хезмәткәре белән берлектә Зур Чирмешән елгасында тыелган корал-ятьмәләр кулланып, су биологик ресурсларын законсыз тоту факты буенча, бер гражданны тоткарладылар. Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү алып барыла.