Чирмешән районында африка чумасы инфекциясе чыганагын бетерү буенча чираттагы укулар узды. Шартлы инфекция таралу урынында Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, ветеринарлар, янгынны сүндерү бригадалары, Роспотребнадзор эшләде. Үзара бәйләнешне булдыру -өйрәнүләрнең төп бурычларының берсе.
Бүген безнең «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без ике яңа табигать һәйкәле - «Мәнәвез Үзәне» һәм «Покш Пандо» территориясендә очрый торган хайваннар һәм үсемлек төрләре турында сүз алып барачакбыз.
Россия Федерациясе Президентының «2025 елга кадәрге чорда Россия Федерациясе Төбәк үсеше дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы указында билгеләнгән барлык тармакларда һәм тормыш өлкәләрендә Россия төбәкләрендәге халыкларга ярдәм күрсәтү алымнарын камилләштерү мәсьәләләрендә РФ субъектларының дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру тенденцияләре турында киң даирә җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү бурычларына таянып, «Россия яңалыклары» мәгълүмат агентлыгы һәм «Россиянең икътисадый сәясәте» журналы редакциясе https://regioninformburo.ru/ порталында “ 2020-2021 елларда РФ субъектлары үсешенең стратегик программалары кертелгән Бөтенроссия яңалыклар реестры”н төзи https://regioninformburo.ru/category/society/.
1 октябрьдән Татарстан Республикасында төрле яшьтәге поши һәм кыр кәҗәләренә ау чоры башланды. Сезонда 627 поши, шул исәптән 1 яшькә кадәр - 67 баш, һәм 140 себер кыр кәҗәсе, шул исәптән 1 яшькә кадәр – 31 баш тотарга ярый.
Дәүләт комитеты рәисе Ф.С. Батков тармак үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән һәм бөтен хезмәт эшчәнлеген законсыз ауга каршы көрәшкә һәм табигатькә сак караш пропагандалауга багышлаган ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Зөя буйлары" табигать тыюлыгы белгечләре, Буа шәһәренең М.М. Вахитов исемендәге гимназия укучылары, районның балыкчылар һәм аучылар җәмгыяте һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре изге эштә берләште.
Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, көз көне хайваннарның уйнау чорында, автомобильчеләр хайваннар машина йөрү өлешенә чыгу ихтималы булган юл участокларында, тыюлыклар, заказниклар янында яки урман җирендә бик сак булырга тиеш, кыргый хайваннарның чыгу ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирүче билгеләрне игътибарсыз калдырмаска һәм сәяхәткә якты сәгатьләрдә чыгарга тырышырга кирәк.
Татарстанда Азнакай муниципаль район территориясендә 9,7 га мәйданлы «Мәнәвез Үзәне» һәм Лениногорск муниципаль район территориясендә 12,6 га мәйданлы «Покш Пандо» дип исемләнгән төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре оештырылды.
Кама Тамагы районының «Вепрь» ҖЧҖ аучылык хуҗалыгы территориясендә планлы рейд барышында Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре ату тавышын ишетте. Егерьлар һәм полиция хезмәткәрләре берлектә җирлекне тикшереп чыктылар.
Тәтеш районы территориясендә Тәтеш аучылык хуҗалыгында кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм хайваннарны аучылык биләмәләрендә тукландыру буенча акция үткәрелде.