ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Лаеш районында Кама елгасына мәрсин токымлы балык маймычлары җибәрделәр.  Табигатькә 2600 данә чөгә чыгардылар. Аларны  «Биосфера ФИШ» балыкчылык комплексында үстерделәр.

Дәүләт комитеты буйсынуындагы «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУга сатып алулар буенча белгеч таләп ителә.
 

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап, 1945 елның 24 июнендәге Җиңү Парады хөрмәтенә, сугыш ветераннарының бөек батырлыгына, каһарманлыгына һәм фидакарьлегенә тирән хөрмәт йөзеннән, Дәүләт комитеты рәисе Ф.С. Батков шул сугыш елларында хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргән һәм Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән Клюкин Александр Тарасовичка, Морозов Григорий Ивановичка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ветераннарга «ТАССР төзелүгә 100 ел» дигән истәлек билгеләре тапшырылды.

Александр Тарасович һәм Григорий Иванович хезмәт эшчәнлеген законсыз аулауга каршы көрәшкә һәм табигатькә сак караш пропагандалауга багышлаганнар. Башта ТАССР Совнаркомы буйсынуындагы Аучылык хуҗалыгы эшләре идарәсендә, аннары ТАССР Министрлар Советы карамагында эшләгәннәр.

Сезгә сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.

Минзәлә районында М-7 Мәскәү-Уфа автотрассасында Опель автомобиле йөртүчесе 7 кабанны бәрдерде-3 ана кабан һәм 4 кабан баласы. 


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Быел Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренең, Росгвардия идарәсе, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары хезмәткәрләренең көчәйтелгән уртак эше нәтиҗәсендә, «Уылдык чәчү» операциясе барышында җинаять җәзасына тарта торган гамәлләр билгеләре белән ачыкланган җинаятьләр саны артты.

Уылдык чәчү чорында,  өстенлекле бурычларның берсе булып,  тотылган балыкны законсыз рәвештә сатуга каршы көрәш килде. Гамәлдәге  үзеңне үзең изоляцияләү режимына һәм ябык сәүдә объектларына карамастан, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, шул исәптән Казан шәһәре территориясендә, даими рәвештә яңа тотылган балыкны законсыз рәвештә сату теркәлде.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россия Федерациясенең бөтен территориясендә 2020 елның 22 июнендә үткәрелә торган «Хәтер һәм кайгы көне-Бөек Ватан сугышы башланган көн»не (1941)   уздыруга кушылдылар.

 

Киров шәһәренең Б.М. Житков  исемендәге Бөтенроссия аучылык хуҗалыгы һәм җәнлекләр үрчетү фәнни-тикшеренү институты нигезендә «Аучылык белеме» һөнәри яктан яңадан әзерләү программасы буенча укулар тәмамланды.


19
июнь, 2020 ел
җомга

КФУның Алабуга институты фәнни хезмәткәре Ринур Бекмансуров һәм Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан ак койрыклы бөркетләрнең оялауларын мониторинглау дәвам итә. Әлеге Кызыл китапка кертелгән кошларның күбесе «Спас» ДТКЗда яши.

2020 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүе узачак.

Сайланган участокта 25-30 июнь көннәрендә яисә тавыш бирү көнендә тавыш бирергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International