Якынлашып килүче 30 август – Татарстан Республикасы көне бәйрәме белән бәйле рәвештә, КФҮнең эш графигы үзгәрде.
29 августта КФҮнең барлык филиалларында да эш көне 1 сәгатькә кыскарды.
30, 31 август һәм 1 сентябрь КФҮнең барлык филиаллары өчен дә ял көне булып санала.
2019 елның 9 августыннан Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасы - биотөрлелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе урынын алмыштыруга конкурс игълан итә.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган.
2019 елның 8 сентябрендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак.
Прописка буенча үз сайлау участогыгызны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында белергә була(http://www.cikrf.ru/services/lk_address/).
Әгәр Сез теркәлү урыны (прописка) буенча яшәмисез икән, Сез Татарстан Республикасы территориясендә үзегез өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирә аласыз. Моның өчен алдан гариза бирергә кирәк:
4 сентябрьгә кадәр:
- теләсә кайсы күп функцияле үзәктә (КФҮ)
- теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә
- дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталы аша;
2019 елның 28 августыннан 4 сентябренә кадәр:
- теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә.
«Ашыт» һәм» «Чатыр Тау» тыюлыкларында аншлаглар һәм күрсәткечләр кебек мәгълүмати стендлар урнаштыру актив рәвештә бара.
Бу стендларда аеруча саклана торган территория турындагы мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Мәсәлән, тыюлыкның саклау чикләре һәм режимы күрсәтелгән картасы белән, яки экологик сукмаклар турындагы мәгълүмат белән.
Стендларда тыюлык горурлана торган һәм аның территориясендә яшәүче һәм үсүче кайбер хайваннар һәм үсемлекләр сурәтләнгән, шулай ук сорау белән мөрәҗәгать итү өчен контактлар бирелгән.
Мәктәп укучылары яңа уку елына әзерләнгән вакытта, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр инде яңа белем ала.
«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 9 нчы номерлы «Салават күпере» һәм 18 нче номерлы «Улыбка» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр үткәрде. Экологик культура нигезләре нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә салына, балалар табигатьне сакларга һәм аңларга өйрәнә, экологик тәрбия бирүгә иң кабул итүчән аудитория булып тора. Очрашу вакытында тыюлык белгечләре балаларга табигатькә карата төп кагыйдәләр турында сөйләделәр: урманда үзеңне ничек тотарга, табигатькә ничек зыян китермәскә, хайваннарга, кошларга һәм үсемлекләргә карата сакчыл булу кирәклеге турында сөйләделәр.
Танып-белү активлыгын үстерү һәм әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне ныгыту өчен, балалар белән зур булмаган призлы викторина үткәрделәр, шулай ук «Татарстан Республикасы Кызыл китабының гаҗәеп яшәүчеләре» исемле сирәк хайваннар һәм үсемлекләрнең иллюстрацияләрен үз эченә алган яңа балалар китабы белән таныштырдылар.
20 августта Дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән Измәр авылы янында Актай елгасында (Спас районы) үткәрелгән рейд вакытында браконьер тоткарланды. Тоткарлау барышында ятьмәләр һәм 53 данә балык тартып алынды.
Материал полициягә тапшырылды, бу факт буенча тикшерү алып барыла һәм җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Шул ук рейд вакытында төптән 8 ташландык тоту коралы да күтәрелде.
Азнакай районында, җирле кеше үзенең хуҗалыгында 2 яшь аккош табып алды. Гражданин , кошлар белән нәрсә эшләргә дигән сорау белән, Азнакай районы буенча Дәүләт комитетының район бүлеге башлыгына мөрәҗәгать итте.
Бу Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән ысылдавык аккошның зурайган балалары булып чыкты. Белгеч аларны якындагы күлгә кадәр алып барырга ярдәм итте. Кошларга ул күлдә уңайлырак һәм куркынычсызрак булыр.
Узган атнада Каракүл күленнән ерак түгел (Түбән Кама районы), монда яшәүче кешеләрнең берсе, ташбака табып, аны фотога һәм күлгә җибәрүен видеога төшереп алды.
Фотосүрәтләр, төрне төгәл билгеләү өчен, белгечләргә җибәрелде. Булган материал гына төгәл раслау өчен җитмәскә мөмкин, әмма алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, бу—күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә күренмәгән һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабының 3нче басмасыннан «юкка чыккан төр» буларак төшереп калдырылган Европа саз ташбакасы.
Әгәр дә сез бу хайванны күргән булсагыз, Комитетка 8 (843) 211 68 62телефон номеры буенча шалтыратыгыз ( яки фото/видео материаллар булган очракта Yuriy.Pavlov@tatar.ru почтасына җибәрегез).
Һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында тояклы хайваннарны тотуга гаризаларны кабул итү һәм рөхсәтләрне бирү 19 августтан башлана.
Рөхсәт алу өчен түбәндәге документлар кирәк:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (оригинал);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым җыемын түләү турында квитанция.
Җыю ставкалары:
- олы поши – 1500 сум;
- олы кабан – 450 сум;
- 1 яшькә кадәрге кабан -225 сум;
- олы кыр кәҗәсе-450 сум.
Түләү турында гаризаны һәм квитанцияләрне СЫЛТАМА буенча кереп алырга мөмкин.
2019 елның 9 августыннан Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасы - биотөрлелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе урынын алмыштыруга конкурс игълан итә.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган. ССЫЛКА