ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле аучылар! 5 сентябрьдән башлап, Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮ филиалларында, хайваннарны тотуга рөхсәтнамә алу өчен мөрәҗәгать иткәндә, Сез каурыйлы киекләргә язгы һәм җәйге-көзге ау чоры сораулары буенча, анкеталаштыруда катнаша аласыз.

Әлеге сораштыруда актив катнашырга чакырабыз.

2019 елның 4нче сентябреннән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты түбәндәге вазыйфаларга кадрлар резервына кертү буенча конкурс игълан итә:

Яшел Үзән районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы;

Балык Бистәсе районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча район (районара) бүлек башлыгы.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылды.

 

«Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгына (Әтнә районы) бер үк вакытта 400 баштан артык соры торна җыелды. Бу кошлар Татарстанның Кызыл китабына кертелгән һәм аларны тыюлык территориясендә апрель аеннан алып октябрь аена кадәр күзәтергә мөмкин, аннары  алар көньякка очып китәләр.

Шулай ук, торналардан тыш, тыюлык территориясен ысылдавык аккошлар  яратып алды, алар саклана торган территориянең өч участогында бала чыгара.

Чистай шәһәре һәм Татарстан Республикасының туган көне уңаеннан Скарятин бакчасында бәйрәм чарасы узды, анда Чистай халкын һәм кунакларын бик күп кызыклы чаралар - концерт, уеннар, мастер - класслар, конкурслар һәм башкалар көтте. Күңел ачу программасы төрле яшьтәге кешеләр өчен оештырылган иде.

Парк территориясендә төрле интерактив мәйданчыклар эшләде, аларның берсендә «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлык хезмәткәрләре урнашкан иде. Алар кызыклы һәм мавыктыргыч программа әзерләде.

 

Мәйданчыкның һәр кунагы «Чиста болыннар» тыюлыгы, туган як табигате турында, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар, аеруча Чистай муниципаль районы территориясендә яшәүче төрләр турында белә алды. Шулай ук барлык теләүчеләр дә ТР Кызыл китабы вәкиленең гипс сынын буяды, тыюлык  һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты логотибы төшерелгән матур котлау белән флаг ясады, «Чүп-чарны дөрес аерабыз» дигән гыйбрәтле уенда катнашты.

Мәйданчыкта 1000нән артык кеше булды, иң актив катнашучыларга һәм җиңүчеләргә тыюлык хезмәткәрләре истәлекле бүләкләр тапшырды.

 


3
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән, сату-алу  үткәрмичә, элек төзелгән килешүнең  гамәлдә булу вакытының калган өлешенә, балык тоту участогыннан файдалану килешүе төзү турында гаризалар кабул итә. (Сәнәгый күләмдә балык тоту участогы бирү турында балык тоту участогыннан файдалану килешүләрен төзү тәртибе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 25.07.2009 № 442 боерыгы белән «Балык тоту һәм су биологик ресурсларын саклау турында» 20.12.2004 ел, № 166 — ФЗ Федераль законның 61, 63-65 статьялары нигезендә расланды.)

 Гариза язмача шәхси яки почта аша 420060, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча бирелә.

Эш графигы:

дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00 гә кадәр

җомга 9.00 дән 16.45 кә кадәр;

төшке тәнәфес  13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Ял көннәре: шимбә, якшәмбе.

тел./факс: (8432) 11-66-47, 11-66-94

сайт: www.ojm.tatarstan.ru

электрон почта адресы: ojm@tatar.ru

Гаризада аңа кушып бирелә торган документлар исемлеге (булган очракта) булырга тиеш, гариза бирүченең мөһере (булган очракта) белән беркетелергә һәм мөрәҗәгать итүче яисә мөрәҗәгать итүченең вәкаләтле заты тарафыннан имзаланырга тиеш.

Гаризаның һәм аңа кушып бирелә торган документларның барлык битләренә номер сугылган булырга тиеш, бер томга беркетелергә һәм гариза бирүче яисә аның вәкаләтле заты тарафыннан имзаланган һәм мөһер белән беркетелгән (булган очракта)булырга тиешле.

Барлык сораулар буенча Дәүләт комитетының су биологик ресурслар бүлегенә 8(843)-211-66-94телефон аша  яки otdel_vbr@bk.ru электрон почта аша мөрәҗәгать итегез.

Балык тоту участогыннан файдалану килешүләрен төзүнең тулы тәртибе сылтама буенча бирелгән.​

 

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: сайтта аудан файдаланучыларның контактлары яңартылды.

Мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин.


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау 2019 елның 8 сентябрендә, ягъни җәйге-көзге ау чорының икенче көнендә узачак.

Хөрмәтле аучылар! Сайлау көнендә яшәү урыныннан ерак урнашкан аучылык җир-суларында булсагыз,  Сез  Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан , үзегезгә уңайлы сайлау участогын алдан сайлап, тавыш бирүдә катнаша аласыз.

  Моның өчен алдан гариза бирергә кирәк:

28 августтан 4 сентябрьгә кадәр:

Теләсә кайсы участок сайлау комиссиясендә (участок сайлау комиссиясе)

24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр:

Теләсә кайсы күп функцияле үзәктә (КФҮ)

Теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә (ТСК)

Яки дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталы аша. Моның өчен https://www.gosuslugi.ru сайты аша берничә адым үтәргә кирәк (ул 2-5 минут вакытыгызны алачак).

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2019 елның 29 августында иҗтимагый чара узды.

Тикшерүләр вакытында ачыкланган хокук бозуларны профилактикалау  һәм хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм файдалану өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелеген тормышка ашырганда мәҗбүри таләпләрне үтәү, Татарстан Республикасы территориясендә региональ әһәмияткә ия булган аеруча саклаулы табигый территорияләрне   саклау һәм куллану өлкәсендә  федераль дәүләт аучылык күзәтчелеге һәм региональ дәүләт күзәтчелеге мәсьәләләре буенча фикер алышынды.


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында, Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм Миннулиннар-Латыйповлар гаиләсендә булып кайттылар һәм мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.

Бу акциянең төп максаты – барлык балаларга да бәйрәм бүләк итү, 1 сентябрь көнне рәхәтләнеп мәктәпкә бару мөмкинлеге бирү, ә Миннулиннар-Латыйповлар гаиләсе кебек ата-аналар һәм гаиләләр аерым хөрмәткә лаек. Аларга һәрвакыт яшь һәм бәхетле булып калуларын телибез. Ә балаларыһәрвакыт сөендереп кенә торсын.


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 5 сентябреннән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыйммәтле мехлы хайваннарны табуга рөхсәтнамә алу өчен гаризаларны кабул итү башлана.

Рөхсәтнамәне алу өчен, нинди районда аулауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин . Шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә КФҮнең Call-үзәге операторлары ярдәме белән (843) 222-06-20 телефоны буенча, КФҮ филиалларына кабул итүгә алдан ук язылырга мөмкин.

Рөхсәтнамәләрне бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:

- рөхсәтнамә алу өчен гариза;

- шәхесне раслаучы документ (паспортның оригиналы);

- аучылык билеты (оригинал);

- рөхсәтнамә биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (оригинал);

- кондызны яки сусарны тотуга рөхсәт алган очракта, хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем нытүләү турында квитанция.

Кондыз һәм сусар өчен түләү ставкасы -60 сум (1 баш өчен).

Гариза бирүче вәкиле тарафыннан рөхсәтнамәнеалу, гади язма рәвештә ышаныч кәгазе һәм шәхесне раслаучы документ нигезендә башкарылырга  мөмкин.​

Ау чоры:

- төлкегә-15 сентябрьдән 29 февральгә кадәр;

- соры куянга-15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр;

- кондызга - 1 октябрьдән 29 февральгә кадәр;

- сусарга-15 октябрьдән 29 февральгә кадәр.

Ау чорынм сылтама буенча карарга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International