Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында хайваннар дөньясын мониторинглау бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасын биләүгә конкурс һәм административ һәм суд практикасы бүлеге башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертү өчен конкурс үтте.
Конкурс нәтиҗәләре 7 көн эчендә язма рәвештә кандидатларга җибәреләчәк.
Конкурста катнашуга кертелмәгән дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә дәгъва итүчеләрнең һәм конкурста катнашкан кандидатларның документлары, конкурс тәмамланганнан соң ,өч ел эчендә язма гариза буенча кире кайтарылырга мөмкин.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетында, су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика Советы йөкләмәләре нигезендә эш итүче, ведомствоара район эш төркемнәренең бер өлеше булган хезмәткәрләр белән йомгаклау киңәшмәсе узды.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, аучылык байлыкларының кышкы маршрутын исәпкә алу кысаларында, 16 мең километрдан артык юл өйрәнеп чыгачаклар.
Яшь буынны кышлаучы кошлар проблемаларына җәлеп итү, кошларны саклау максатыннан, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Кышын кошларны ашатыгыз» дип исемләнгән акция үткәрә. Бу балаларның һәм яшүсмерләрнең экологик активлыгын арттыруга ярдәм итә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2019 елда су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советының эш йомгакларын чыгардылар. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды.
«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре ТР ЧМР «3нче Гимназия» МББУның 5 нче сыйныф укучылары янына барып кайттылар. Алар өчен «Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт»дигән экологик белем сәгате үткәрделәр. Чараның максаты - балаларны Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән һәм Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар белән таныштыру , балаларны табигатькә сакчыл карарга өндәү.
Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицее нигезендә "Кичкетаң" дәүләт табигый тыюлыгы һәм «Талантлар салават күпере» балалар иҗат йорты берлектә оештырган," Укучыларның экология-биология юнәлешендә һөнәри күнекмәләрен формалаштыруда инновацияләр"дигән муниципаль семинар булып узды. Семинарда биология һәм экология укытучылары, "Росток" экологик хәрәкәте активистлары, “Яшел Армия” мәктәп урманчылыгы һәм ЭкОС (Экология, саклау, коткару) түгәрәге әгъзалары, лицей укучылары катнашты.
Татарстан биоресурсларын саклауда «акыллы» технологияләрне бөтен республика буенча гамәлгә кертәчәкләр. Бу ел ахырына комитетның барлык хезмәт автомобильләре ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылачак. Ел башында республика районнарының берсендә заманча технологияләрне куллану нәтиҗәлелеге сыналды. Бу районнардагы хәлне оператив контрольдә тотарга һәм аларга оператив рәвештә җавап бирергә, хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм техниканың сакланышын көчәйтергә мөмкинлек бирде.
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре буенча даими комиссия утырышы узды. «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» ФДБУ хезмәткәре Әнвәр Әюповның доклады нигезендә Кызыл китаптан эрбетчене чыгару турында карар кабул ителде.
Узган атнада Дәүләт комитеты хезмәткәре Алексеевск районында үткәрелгән рейд барышында Кече Чирмешән елгасындагы табигать һәйкәле территориясендә тыелган балык тоту кораллары –ятьмәләрдән файдаланып балык тоткан браконьерларны тоткарлады.