Бүген Казанның Совет районындагы «21 гасыр» торак комплексында гадәти булмаган хәл килеп чыкты: анда җирле халык көтелмәгән кунакны – кыргый кабанны очратты. Хайван тыныч кына торак комплекс территориясендәге куаклыкларда ял итәргә булган. Кешеләрнең мөрәҗәгатенә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре оператив рәвештә җавап бирде, бу исә хайван өчен дә, җирле халык өчен дә мөмкин булган күңелсезлекләрне булдырмаска мөмкинлек бирде.
Язгы ау чорында гражданнар, билгеләнгән ау кагыйдәләрен бозган һәм кыргый хайваннар тавышын имитацияләгән (каз тавышы) электрон җайланма кулланган өчен, җаваплылыкка тартылды. Суд карары белән алар гаепле дип табылды һәм 1 елга аучылык хокукыннан мәхрүм ителде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты жирәбә салуда катнашу өчен бирелгән гаризалар реестрын урнаштыру турында хәбәр итә (20 июньгә булган торыш буенча). Реестр белән сайтта Жирәбә 2025 – Гаризалар исемлеге бүлегендә танышырга мөмкин.
Татарстан – үсемлекләр дөньясы бай уникаль табигый регион. Биредә Россиянең урта полосасы өчен гадәти булган чәчәкләр дә, аерым игътибарга лаек сирәк төрләр дә үсә.
Казан шәһәренең Константиновка бистәсендә Кызыл китапка кертелгән кош баласын – гади торымтайны коткардылар. Кечкенә кызыксынучан кошчык, мөстәкыйль очарга өйрәнгәндә, үз оясыннан мәтәлеп, җиргә төшеп китә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар кабул итү турында искә төшерә. Гаризалар бирү вакыты 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Жирәбәдә катнашу өчен https://lotterygkbr.tatar.ru/ сылтамасы аша гариза бирергә кирәк.
Казанның битараф булмаган кешесе саз көтүчесен бөҗәкләр һөҗүменнән коткара. Егет, хастаханә кәгазен алырга поликлиникага барганда, катлаулы очрак шаһиты була. Эшләрен төгәлләп, машина янына килгәч, аның игътибарын бер агач астындагы кошның гадәти булмаган үз-үзен тотышы җәлеп итә.
Татарстанда күбәләкләрнең бик күп сирәк төрләре яши. Күбәләкләр көнендә аларның кайберләре турында кызыклы фактларны карап үтик:
Күбәләкләр көнен бәйрәм итү алдыннан Казанның Яңа Савин районы 49 нчы урта гомуми белем мәктәбенең җәйге лагеренда гаҗәеп танып белү чарасы узды. Аны ЬР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре үткәрде, балаларга тәңкә канатлылар отрядының серле дөньясына онытылмаслык сәяхәт бүләк итте.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы Красноключино мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары өчен һөнәри юнәлеш буенча очрашу үткәрде, анда ул аларга мөһим һәм кызыклы һөнәр – аучылык белгече турында сөйләде. Чара мәктәп укучылары өчен танып белү чарасы булып чыкты, алар зур кызыксыну белән аучының эш үзенчәлекләре турында тыңладылар. Ул билгеләп үткәнчә, бу һөнәр биология, экология, зоология һәм ветеринария өлкәсендә тирән белем таләп итә, бу аны хәзерге дөньяда аеруча кирәкле итә.