ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2023 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты анкета узарга тәкъдим итә. Ул дәүләт органында коррупциянең торышы, дәүләт функцияләрен гамәлгә ашырганда яки физик (юридик) затларга дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә административ киртәләр булу турында гражданнар фикерен өйрәнү максатында үткәрелә.

Әгерҗе районында хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләрнең төрләре төрлелеген ачыклау буенча кыр фәнни-тикшеренү эшләре үткәрелде. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инициативасы белән оештырылган тикшеренүдә Казан (Идел буе) федераль университеты белгечләре һәм Идел-Кама тыюлыгы хироптерологы катнашты.


28
август, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Роспотребнадзорның ТР буенча инспекторлары белән берлектә Чистай районында елга балыгы сәүдәсе урыннары буенча рейд чарасы үткәрделәр.


25
август, 2023 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 26 августтан республикада ау этләре һәм ау кошлары белән сазлык-болын киекләрен аулау сезоны ачыла. Ул 2023 елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Минзәлә районында йогышлы авыруларны профилактикалау буенча район команда-штаб өйрәнүләре узды. Чир учагын бетерүгә кирәкле диагностика, шулай ук кыр шартларында юк итү чараларын үткәрергә мөмкинлек бирә торган заманча җиһазлар белән җиһазландырылган җаваплы хезмәтләр җәлеп ителде.

Имезүчеләрнең ерткыч вәкилен Бөгелмә районының гомуми кулланыштагы аучылык хуҗалыгы территориясендә күргәннәр. Йомшак мехлы гүзәл зат камерадан курыкмаган, хәтта оста итеп фотога төшкән. Ул, агачлардан үләнгә сикергәләп, бик оста итеп урман буйлап сикереп барган.

«Чиста болыннар» заказнигы территориясендә «Табарга, якларга һәм сакларга» экологик квесты узды. Уенда 2 нче гимназия укучылары катнашты.


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Питрәч районында М-7 Волга трассасында Арышхазда авылы янында машина йөртүче җиңел автомобильдә маралны бәрдергән. Хайван алган җәрәхәтләрдән үлгән.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Тәтеш районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе һәм Балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе белән берлектә Идел елгасы акваториясендә уртак рейд оештырдылар.

Бүген төнге рейд барышында «Зөя» заказнигы территориясендәге Зөя елгасы акваториясендәге Бритвино авылыннан 500 метр көньяк-көнчыгыштарак ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан граждан тоткарланды. Материаллар хокук саклау органнарына тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International