Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: уникаль табигый объектларны, үсемлекләр һәм хайваннар генофондын саклау, табигый ресурсларны үрчетү өчен оптималь шартларны тәэмин итү аеруча саклана торган табигый территорияләр булдыруның төп максаты булып тора.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Яңа Чишмә районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре ТР Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе белгечләре белән берлектә буаларда һәм чүплекләрдә акчарлаклар тупланган урыннарда уртак тикшерүләр оештырды.
«Чиста болыннар» тыюлыгы территориясендә ничә кош яши, аларның кайсылары иң сирәк очрый торган һәм аларның оя кору урыннары кайда? Кызыл китапка кертелгән кошларга багышланган тикшеренү проектлары конкурсында катнашучылар әлеге һәм башка сорауларны өйрәнде.
Җәйнең иң кызу чагы, димәк, балалар өчен иң шатлыклы вакыт – мәктәп каникулының да иң рәхәт чоры. Һәм аларның күбесе, «Болгар» балалар сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр кебек, ял итүне яңа белем үзләштерү белән бәйләп алып баралар.
Баулы районында Африка дуңгыз чумасын профилактикалау һәм бетерү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләре узды. Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Юрий Матвеев һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Азат Миназов катнашты.
Бүген төнге рейд барышында «Зөя» заказнигы территориясендәге Зөя елгасы акваториясендәге Бритвино авылыннан 500 метр көньяк-көнчыгыштарак ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан граждан тоткарланды.
«Чиста болыннар» заказнигы территориясендә акваторияне камыш куакларыннан чистарту буенча эш оештырылган. Бу үсемлекләр суның табигый әйләнешенә комачаулый һәм су акваториясенең сазлануына ярдәм итә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты табигатьне саклау режимын бозуларны кисәтүгә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына зыян китерүне булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрүне дәвам итә. Чираттагы рейд иртә таңнан «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать заказнигы территориясендә узды.
Балтач районында «Балтач» заказнигы территориясендә яңа туристлык маршруты – «Бай урманына сәяхәт» экосукмагы барлыкка килде.
«Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре районның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәт турында белделәр. «Ашыт» тыюлыгы белгечләре балалар өчен «Казансу елгасы» табигать һәйкәленең матур яры буйлап экскурсия үткәрделәр.