ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау буенча рейд эшен дәвам итә. Ул браконьерлыкка каршы көрәшкә генә юнәлдерелми, ә республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итә.
«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре заказник чикләрендә урнашкан матур урыннарда җәяүле экосәяхәтнең яңа маршрутын эшләделәр.
Хайваннар дөньясы вәкилләре – мегаполис тормышының аерылгысыз өлеше. Шәһәрлеләр аларга гадәти тормышта шулкадәр игътибар да бирмиләр. Ләкин, хайваннар бәлагә эләккәч, күпчелек аларга ярдәм күрсәтергә тырыша һәм Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенең хайваннар дөньясы объектларын, шул исәптән Кызыл китапка кертелгәннәрне коткару, саклау һәм табигый яшәү шартларына кайтару буенча дәвалау станциясе белгечләренә мөрәҗәгать итә.
Яңа Чишмә районының аучылык биләмәләре территориясендә кыргый хайваннарны тукландыру мәйданчыкларын дезинфекцияләү үткәрелә. Кыргый хайваннар өчен тукландыру мәйданчыкларын ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре эшкәртә.
Республикада 2023 елның 1 августыннан 2024 елның 1 августына кадәрге чорда аучылык ресурсларын аулау лимитлары һәм квоталары расланды. Тиешле Указга Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов кул куйды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычы акваториясендә рейд үткәрделәр.
Соңгы вакытта эшкә ашыгучы шәһәр халкы юл аркылы чыгып баручы үрдәк гаиләләрен күрә ала. Шуңа бәйле рәвештә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты мондый очракларда нәрсә эшләргә кирәклеге турында тәкъдимнәр әзерләде.
«Чиста болыннар» комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә республикада җирле хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын фотога төшерү буенча беренче квест узды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүгенге көннән республикада ау этләре һәм ау кошлары белән сазлык-болын киекләрен аулау сезоны ачыла. Ул агымдагы елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.