Чираттагы браконьерны Татарстанның Әгерҗе районында тоткарлаганнар. Рейд чаралары барышында Гали авылына табабара торган юлда Лада Ларгус автомобиле туктатылды.
“Балтач” дәүләти табигать тыюлыгы белгечләре Балтач муниципаль районының Норма урта мәктәбендә булдылар. “Мин һәм Кызыл китап” темасына багышланган дәрес үткәрделәр.
Әтнә районының Бәрәскә авылы янында үткәрелгән рейд чаралары барышында, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм полиция хезмәткәрләре хайванның егылып төшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән кан эзләрен таптылар.
Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгәчал тукран турында сөйләячәкбез. Күпсанлы тукранлылар (тукраннар) гаиләсе, үз эченә тагын да күпсанлырак тукрансыманнар отрядыннан 200дән артык төр кошны үз эченә ала. Кайбер уртак билгеләр булуга карамастан, һәр төр үзенчә уникаль һәм моңа ачык мисал-чал тукран, ул әле тагын чал башлы тукран исеме астында танылган.
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Балык хуҗалыгы советының ел саен уздырыла торган утырышы узды. Көн тәртибендә 2020 елда биологик су ресурсларын табу квоталарын үзләштерү һәм 2021 елда балык кәсепчеләре арасында су биологик ресурсларын тоту күләмен бүлү мәсьәләсе каралды.
Синоптиклар каты салкыннар фаразлый, шуңа күрә хайваннар өчен азык базасының җиңел табыла торган булуы бу көннәрдә аеруча актуаль. Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Биләр заказнигында булып кайттылар. Анда кыргый табигатькә чыгару өчен маралларны алып кайту һәм ярым ирекле шартларда асрау программасы тормышка ашырыла.
Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды. Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков бер ел эчендә башкарылган эшләр турында сөйләде.
Халыкара хайваннар хокукларын яклау көне ел саен 10 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне терлекләргә турыдан-туры катнашы булган ветеринарлар, блогерлар, хайваннарга ярдәм фонды һәм йортсыз хайваннар өчен приютлар хезмәткәрләре билгеләп үтә.
Бу елның декабрендә генә дә Татарстан юлларында кыргый хайваннарга 4 машина бәрелде. Машина астына пошилар эләкте. Алар барысы да бәрелешү урынында һәлак булды. Бу очраклар Лаеш, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Аксубай районнарында булды.
2020 елның 14 декабрендәге Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырылмый.
COVID-19 инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турындагы тәкъдиме хупланды.