ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районында балык белән сәүдә итүне тикшерү буенча ведомствоара рейд узды. Законсыз рәвештә сатуга каршы көрәш чаралары су биоресурсларын саклау максаты белән республика Советы эше кысаларында үткәрелә. Тикшерү барышында, документларсыз һәм маркировкасыз эшкәртелгән елга балыгын сату факты ачыкланды.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты инспекторлары республикада законсыз ауга чик куйды. Мамадыш районында, Соколка торак пункты янында, «Омар» аучылык хуҗалыгы территорияләрен патрульләү вакытында, кар машиналарында 7 кеше тоткарланды.


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда “Идел киңлекләре” заказнигын контрольдә тоту буенча дирекция булдыру турында карар кабул итте. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Батков хәбәр итте.

Татарстанда юл-транспорт һәлакәте булган. Агымдагы елның 26-27 гыйнвар төнендә 21 яшьлек автоледи Саба муниципаль районы ягына юнәлде.  Киров өлкәсендә яшәүче бер хатын-кыз трассада «Кыргый хайваннар» дигән юл билгесен күрми һәм «Лада» автомобилендә юл читенә чыккан поши белән бәрелешә.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетында вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс узды. 
Конкурс нәтиҗәләре, ул тәмамланганнан соң, 7 көн эчендә, кандидатларга язма рәвештә җибәреләчәк.


27
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда «Балык-Булсын!» акциясе старт алды. Тәтеш муниципаль районында «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре, су объектына кислород үтеп керүне тәэмин итү өчен, Озын Алан авылы буасында лункалар борауладылар. Чаралар балыкларның күпләп үлү фактларын булдырмау өчен оештырыла. Кислород ачлыгы, сулыкта эретелгән кислород булмау аркасында, кай бер елны балыкның үлүе күзәтелә.


24
гыйнвар, 2020 ел
җомга

          Гамәлдәге законнар нигезендә, аучылык хайваннарын, шул исәптән кабан дуңгызларын, аучылык хуҗалыгы килешүләрен төзегән юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр, ягъни аучылык җир-суларының арендаторлары гына тота алуы турында сезгә хәбәр итәбез.Алар тарафыннан аучылык хайваннарын асрау,  Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән бирелә торган рөхсәтнамәләр нигезендә тормышка ашырыла.

Шәхси хуҗалыкларда аучылык хайваннарын тоту ярамый.

Аучылык байлыкларын законсыз тоткан өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.11 ст. буенча 20 000 сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.​

 


23
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Аномаль җылы кыш комачауламады.

Хайваннарны кышын исәпкә алу инде 30 %ка төгәлләнде.

Кышкы маршрутны исәпкә чорына (гыйнвар-март) планлаштырылган эшләрнең өчтән бере диярлек төгәлләнгән, дип хәбәр иттеләр Дәүләт комитеты белгечләре. Аномаль җылы кыш һәм бик күп кар булмауга карамастан, барлык чаралар да график буенча үткәрелә. “2020 елның 1 августыннан алып 2021 елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларын табу лимитын раслау турында”   Татарстан Республикасы Президенты Указы проектын әзерләү өчен, аучылык байлыкларының кышкы маршрутын исәпкә алу агымдагы елның 1 гыйнварыннан старт алды. Бүгенге көндә республика территориясендә яшәүче 17 төр кыргый хайван исәпкә алына. 2020 елга озынлыгы 20 мең километрдан артык 1575 маршрут буенча исәпкә алу планлаштырылды, бу экватор озынлыгының яртысын тәшкил итә.


22
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Казанның 19 нчы гимназиясенең 7б сыйныф укучылары белән аралашып алдылар.  Очрашу «Зилант»экологик форумына әзерлек кысаларында узды.  Шәһәр конкурсының район этабында, Казан шәһәре Идел буе районы өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»нең өстәмә белем бирү педагогы Динара Әхмәдуллина җитәкчелегендә, балалар «Ихтиофауна»проектын яклыйлар. Дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков һәм су биологик ресурслар бүлеге башлыгы Ирина Мөстәкыймова гимназистларга Дәүләт комитетының эшчәнлеге, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр төрләре, шулай ук су биологик ресурсларының торышы, сәнәгый балыкчылыкны тормышка ашыру һәм браконьерларга яный торган штрафлар турында җентекләп сөйләделәр. Алар балаларга конкурста җиңүләрен теләделәр һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабын бүләк иттеләр.

Очрашу ахырында балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.​

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Казанның 19 нчы гимназиясенең 7б сыйныф укучылары белән аралашып алдылар.  Очрашу «Зилант»экологик форумына әзерлек кысаларында узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International