ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Ел саен 11 гыйнварда илебездә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә, ул 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән оештырылган  иде.

«Зөя буйлары», «Ашыт», «Кичкетаң» һәм «Балтач» тыюлыклары хезмәткәрләре тарафыннан бу көнгә багышланган экологик дәресләр  үткәрелде.  Укучылар белән очрашуда алар бу көнне 1916 елда, ул вакытта әле  Патша Россиясендә «Баргузинский» дип аталган беренче тыюлык ачылуы турында сөйләделәр.  Балалар аеруча саклаулы табигать территорияләренең (алга таба – АСТТ) әһәмияте белән таныштылар, зур кызыксыну белән конкурс биремнәрен эшләделәр, сорауларга җавап бирделәр.

Укучылар Татарстан Республикасының аеруча саклаулы табигать территорияләре турында белделәр,  «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» һәм «Түбән Кама»милли паркы тарихы, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныштылар.

Очрашу ахырында балалар истәлекле фотолар ясадылар һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүләкләре һәм грамоталары белән бүләкләнделәр.

Бүгенге көндә республиканың табигый-тыюлык фонды гомуми мәйданы 427,420 мең га булган барлык категориядәге 186 аеруча саклана торган табигый территориядән тора, субъект мәйданыннан аеруча саклана торган табигый территорияләр өлеше буенча гомумроссия рейтингында 55нче урынны алып тора һәм 6,3% тәшкил итә:

2 федераль әһәмияттәге;

181 региональ әһәмияттәге (144 табигать һәйкәле һәм 37 тыюлык);

3 җирле әһәмияттәге АСТТ.


20
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Кыш саен бу вакытта сулыкларда  балыкның һава җитмәүдән тончыгуы башлана. Балык кислородның суга эләгүенә комачаулый торган боз панцире, шулай ук яктылыкны үткәрмичә хәлне тагын да начарлата торган  кар катламы астында кислород җитмәүдән күпләп үлә. Һава җитмәү нәтиҗәсендә сулыкның барлык балык ресурслары тулысынча юкка чыгарга мөмкин, бигрәк тә шуннан күлләр зыян күрә. Әлеге авыр нәтиҗәләргә юл куймас өчен, бозда кечкенә тишекләр ясыйлар һәм алар катмасын өчен дә, аэрацияне тәэмин итү өчен дә, тишекләргә камыш тыгып калдыралар.2020 елда чаралар тагын да җәенкерәк булып уза. Үсеп килүче буын да катнашкан, уылдык чәчү чорында балык уылдыгын коткару максатларында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыру буенча, язгы «Балык-булсын» акциясе дәвамына, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән, балык хуҗалыгы әһәмиятенә ия булган Татарстан Республикасының су объектларында (Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләренең култыгы һәм кушылдыклары, кече елгалар, буалар, күлләр һ.б.) җәмәгатьчелек катнашында, бозда тишекләр ясау буенча кышкы чаралар үткәрелә. Һәвәскәр балыкчылар да, шулай ук барыннан да күбрәк республиканың балык запасларында кызыксынучан сәнәгый балыкчылар үзләре дә актив кушылдылар.


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Яңа ел каникулларында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче күп балалы Миңнуллиннар-Латыйповлар гаиләсенә барып кайттылар. Миңнуллина Рәисә Рәшит кызы Норлат балалар йортында педагог-оештыручы булып эшләүдән һәм үз гаиләсендә 15 бала булуыннан тыш, шуларның 13е тәрбиягә алган бала, тагын бер инвалид баласы да бар.

 

Мондый ата-аналар һәм гаиләләр аерым хөрмәткә лаек. Аларга һәрвакыт яшь һәм бәхетле булып калуларын телибез. Ә балалары аларны гел куандырып кына торсыннар. ​​

 


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

15 гыйнварда билгеләп үтелщ торган «Бөтенроссия кышлаучы кошлар көне»н бәйрәм итү өчен «Чулпан», «Ашыт», «А.И. Щеповский исемендәге «Дала», «Чиста болыннар» һәм «Балтач» тыюлыклары хезмәткәрләре  тарафыннан экологик белем бирү чаралары оештырылды һәм үткәрелде. Балалар  өчен уздырылган дәресләр «Кышын кошларны ашатыгыз»дигән масштаблы акциянең бер өлеше булды. Дәрес барышында балалар Россия календаренда бу үзенчәлекле көннең ничек барлыкка килүен һәм акция кем хөрмәтенә үткәрелүен белделәр.

 

Балалар безнең илдә кышларга кала торган кошлар белән таныштылар, кышлаучы кошларның гадәтләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. «Ашыт» һәм А.И. Щеповский исемендәге «Дала» тыюлыклары белгечләре балалар белән табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле, аларны кышкы чорда өстәмә ашатырга кирәклеге турында фикер алыштылар. «Чиста болыннар» һәм «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре кышкы чорда кошларны ашатуга зур игътибар юнәлттеләр, җимлекләр ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр.

 

 «Чулпан» тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан тыюлык территориясендә алдан әзерләнгән җимлекләрне элеп кую оештырылды. Саф һавада бергәләп пылау әзерләү балалар өчен күңелле сюрприз булды.

 

Соңыннан балаларга бүләкләр бирелде, ә педагогларга ,яшь буынга экологик белем бирүдә зур өлеш кертүләре өчен, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле аучылар! Исегезгә төшерәбез, 20 гыйнварда, тоту турында мәгълүматларны күрсәтеп, тәлләтәвечне һәм соры карганы тотарга бирелгән рөхсәт кәгазьләрен тапшыру вакыты тәмамлана.

Рөхсәт кәгазе, тапшыру турында имза куеп, алу урыны буенча гына тапшырыла.

Рөхсәт кәгазьләрен вакытында кайтармаган өчен, Ау кагыйдәләренең 3.8 пункты нигезендә, административ җаваплылык каралган.​


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Рейд барышында Татарстанда законсыз балык тоткан өчен                                           6 административ беркетмә төзелде. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, ТР буенча су биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау бүлеге белгечләре, полиция вәкилләре Куйбышев сусаклагычы акваториясендә тикшерү үткәрделәр. 


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Азнакай шәһәренең 13-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә тыюлыклы табигать турында сөйләделәр. Экологик белем бирү чарасын «Чатыр-Тау» ДТКТ хезмәткәрләре үткәрде. Алар тыюлыкларның әһәмияте, сирәк һәм юкка чыга торган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау турында сөйләделәр, Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштырдылар.

 

Хөрмәтле аучылар, производство аучылык инспекторы кандидатлары исемлеге, 2014 елның 9 гыйнварыннан 4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләр белүне тикшерүне үткәрү тәртибен раслау турында»РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы боерыгы нигезендә төзелә. Белемнәрне тикшерү 2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак.  Документларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары нигезендә башкарыла.

 

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына Лаеш районы буенча инспектор таләп ителә.

 Тулы  мәгълүмат артыннан (843) 2117381 телефоны  буенча яки Oksana.Filippova@tatar.ru. электрон почта адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз

 


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле аучылар, исегезгә төшерәбез, бүген, 10 гыйнварда, соры куянга ау сезоны ябыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International