ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Татарстанда региональ әһәмияттәге  ландшафт юнәлешендәге «Идел киңлекләре» дип аталган яңа дәүләт табигый тыюлык оештырылды.  Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин тиешле карарга имза куйды.
29 076 гектар мәйданлы тыюлык биологик төрлелекне саклау, әйләнә-тирәлеккә хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең тискәре йогынтысын булдырмау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш муниципаль районнарында һәм Казан шәһәренең муниципаль берәмлегендә уникаль ландшафт комплексларын саклау максатларында оештырылды.
Тыюлыкны булдыру зарурлыгы рекреация, биологик су ресурсларын законсыз тоту, индустриаль куллану, төзелеш материалларын табу кебек антропоген йөкләнешнең артуы белән бәйле. Шулай ук бу территориядә тикшерү уздыру нәтиҗәсендә Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр төрләре барлыгы ачыкланды.​


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш районындагы «Радуга» ҖЧҖ аучылык хуҗалыгында браконьерлар төркемен тоткарлаганнар.  Алар 3 пошины, 2 кыр кәҗәсен һәм бер кабанны атканнар. Өстәвенә, ир-атлар кызык өчен генә аулаган, чөнки барлык трофейларны да җыеп алмаганнар.

 Су  биологик ресурсларын законсыз тоткан өчен, Ульяновск өлкәсенең яшәүчесенә җинаять җаваплылыгы яный. Яңа ел каникуллары вакытында Дәүләт комитеты тарафыннан контроль көчәйтелде, даими рейдлар уздырылды.  


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Һава  торышы белән бәйле рәвештә, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Спас, Тәтеш, Лаеш, Алексеевск, Балык Бистәсе районнарында - бәйрәм көннәрендә, иртәгәдән алып 4 гыйнварга кадәр, Иделдә бозда йөрү өчен шартлар начар булачак. Күп ерганаклар һәм ярыклар барлыкка килә. Югарыда күрсәтелгән районнарда яшәүчеләргә һәм һәвәскәр балыкчыларга бозга чыгудан тыелып торырга киңәш итәбез.​

Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә браконьерларны ачыклау буенча рейд дәвам итә. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан чираттагы «тоту» очрагы Татарстанның Минзәлә районында теркәлде.


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында район хезмәткәрләре, шулай ук тыюлык дирекцияләре хезмәткәрләре белән җыелыш узды.

 


27
декабрь, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле аучылар, исегезгә төшерәбез, 31 декабрь көнне кыр кәҗәләренә, олы пошиларга, урман киек кошларына һәм соры каргага ау чоры тәмамлана. 


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 Идел-Кама тыюлыгының сак зонасында гомуми озынлыгы 2 чакрымга якын булган берьюлы 22 ятьмә тартып алдылар. Бу закон бозу ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре  һәм Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгы дирекциясенең  уртак рейды вакытында, Саралин участогының сак зонасы акваториясендә (Лаеш районы) ачыкланды.

 


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында   хайваннар дөньясын мониторинглау бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасын биләүгә конкурс һәм  административ һәм суд практикасы бүлеге башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертү өчен конкурс үтте.

Конкурс нәтиҗәләре 7 көн эчендә язма рәвештә кандидатларга җибәреләчәк.

Конкурста катнашуга кертелмәгән дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә дәгъва итүчеләрнең һәм конкурста катнашкан кандидатларның документлары, конкурс тәмамланганнан соң ,өч ел эчендә язма гариза буенча кире кайтарылырга мөмкин.​

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетында, су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика Советы йөкләмәләре нигезендә эш итүче, ведомствоара район эш төркемнәренең бер өлеше булган хезмәткәрләр белән йомгаклау киңәшмәсе узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International