ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

Баулы районында Африка дуңгыз чумасын профилактикалау һәм бетерү буенча төбәкара команда-штаб өйрәнүләре узды. Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Юрий Матвеев һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Азат Миназов катнашты.

Бүген төнге рейд барышында «Зөя» заказнигы территориясендәге Зөя елгасы акваториясендәге Бритвино авылыннан 500 метр көньяк-көнчыгыштарак ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан граждан тоткарланды.


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

«Чиста болыннар» заказнигы территориясендә акваторияне камыш куакларыннан чистарту буенча эш оештырылган. Бу үсемлекләр суның табигый әйләнешенә комачаулый һәм су акваториясенең сазлануына ярдәм итә.


14
июль, 2023 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты табигатьне саклау режимын бозуларны кисәтүгә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына зыян китерүне булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрүне дәвам итә. Чираттагы рейд иртә таңнан «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать заказнигы территориясендә узды.

Балтач районында «Балтач» заказнигы территориясендә яңа туристлык маршруты – «Бай урманына сәяхәт» экосукмагы барлыкка килде.


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре районның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәт турында белделәр. «Ашыт» тыюлыгы белгечләре балалар өчен «Казансу елгасы» табигать һәйкәленең матур яры буйлап экскурсия үткәрделәр.


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Җәйге һава торышы көн саен үзенең «көйсез кәефен» күрсәтә. Коры эсселек салкыннар, яңгыр һәм яшен белән алышына. Мондый үзгәрешләрдән кешеләр генә түгел, кошлар да интегә. Мондый вакытта кошлар кайда һәм нәрсә эшлиләр соң? Кошлар начар һава шартларын үзләренчә кичерә.

«Чатыр-Тау» заказнигы хезмәткәрләре районның Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә Республика ГХАТ органнары хезмәткәрләре өчен экскурсия оештырдылар. Алар экологик сукмак һәм махсус саклана торган табигый территориянең аеруча кыйммәтле участоклары буенча үттеләр.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кош балаларына кагылмаска куша. Алар кеше кайгыртуына мохтаҗ түгел, кечкенәләрне күпмедер вакыт ата-аналары ашата.


11
июль, 2023 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 14 июлдән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International