ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

24.01.15 елда Аксубай муниципаль район территориясендә, Аксубай, Чистай, Яңа Шешмә, Норлат, Чирмешән районнарының һәм Биләр тыюлыгының районара бүлекләренең аучылык инспекторлары белән берлектә уздырылган рейд  вакытында, 12 аучы тикшерелде, ау кагыйдәләрен бозу ачыкланмады. Төлкеләрнең санын тәртипкә салу чикләрендә 23 баш хайван атылды.


27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 23 гыйнвар көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсендә  Казан ( Идел буе) федераль университет вәкилләре белән киңәшмә узды.  Киләчәктә хезмәттәшлек төрләре каралды, аерым алганда  студентларны дәүләт хезмәтенә әзерләү, аучылык хуҗалыкларында фәнни эшләрне үстерү, хайваннар дөньясы объетларын саклау һәм куллану өлкәсендә бердәм программаларны эшкәртү һәм алга этәрү.

Киңәшмәдә  Фундаменталь  медицина  һәм биология институтының, фундаменталь   медицина бүлегенең,  биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, фәннәр докторы, профессор Рәхимов Ильгизәр Ильяс улы; Идарә итү, икътисад һәм финанслар институтының, территорияләр үсеше бүлегенең, табигатьне тәртипкә кертү һәм суны куллану кафедрасы мөдире, фәннәр докторы,  профессор Мингазова Нәфисә  Мансур кызы;  Фундаменталь  медицина  һәм биология институтының зоология һәм гомуми биоэкология кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты Галанин Игорь Федорович; Фундаменталь  медицина  һәм биология институтының биология һәм биотехнология бүлегенең зоология һәм гомуми биоэкология кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты Беспалов Александр Федорович; ә шулай ук Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсенең хезмәткәрләре катнаштылар


26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 23.01.2015 елны Биектау районының һәркем керә торган аучылык җир-суларына карата аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына түбәндәге чикләрдә аукцион уздырылды.

төньяк: Алат авылыннан  алып машина юлы буенча көнчыгышка Зур Бәрәзкә авылы ягына таба, аның Әтнә һәм  Биектау муниципаль районнарының  чиктәш чиге  белән  кисешүенә кадәр, аннары шул чик буйлап  көньяк-көнчыгыш якка 56°11'42" N, 49°14'24" E; 56°11'28" N, 49°14'37" E; 56°11'30" N, 49°14'54" E; 56°11'21" N, 49°14'56" E; 56°10'29" N, 49°15'26" E; 56°10'29" N, 49°15'48" E; 56°09'54" N, 49°16'39" E; 56°10'20" N, 49°17'00" E; 56°10'42" N, 49°18'16" E; 56°10'29" N, 49°18'53" E; 56°10'52" N, 49°19'26" E; 56°10'53" N, 49°20'21" E; 56°10'38" N, 49°20'50" E; 56°11'07" N, 49°21'08" E; 56°11'21" N, 49°22'25" E координат нокталары аша 56°11'03" N, 49°24'26" E координат ноктасына кадәр;

көнчыгыш: Әтнә һәм  Биектау муниципаль районнарының  чиктәш чигендә яткан  56°11'03" N, 49°24'26" E координат ноктасыннан алып, шул чик буйлап 56°10'35" N, 49°24'27" E; 56°10'27" N, 49°24'17" E; 56°10'24" N, 49°24'00" E; 56°09'52" N, 49°23'52" E; 56°09'43" N, 49°23'49" E; 56°09'35" N, 49°23'53" E; 56°09'29" N, 49°24'12" E; 56°09'19" N, 49°24'11" E; 56°08'42" N, 49°24'50" E; 56°07'52" N, 49°24'55" E; 56°07'19" N, 49°25'34" E; 56°07'04" N, 49°26'16" E; 56°06'42" N, 49°25'11" E  координат нокталары аша көньякка таба, 56°05'46" N, 49°26'03" E координат ноктасына кадәр;

көньяк: Әтнә һәм  Биектау муниципаль районнарының  чиктәш чигендә яткан 56°05'46" N, 49°26'03" E координат ноктасыннан алып, 56°05'34" N, 49°25'54" E; 56°05'18" N, 49°25'40" E; 56°05'04" N, 49°25'28" E; 56°05'00" N, 49°25'24" E координат нокталары аша көньяк-көнбатыш якка таба Туктамыш авылына кадәр, аннары басу юлы буйлап 56°04'47" N, 49°25'05" E; 56°04'35" N, 49°25'01" E; 56°04'29" N, 49°24'58" E; 56°04'18" N, 49°24'01" E; 56°04'06" N, 49°23'27" E; 56°03'57" N, 49°22'44" E; 56°03'50" N, 49°22'01" E; 56°03'39" N, 49°21'40" E; 56°03'33" N, 49°21'25" E; 56°03'31" N, 49°21'05" E; 56°03'21" N, 49°20'27" E; 56°03'08" N, 49°20'06" E  координат нокталары аша Инсә авылына кадәр;

көнбатыш: Инсә авылыннан алып машина юлы буйлап, Мамонино-Бирәзкә  машина юлына кадәр (координат ноктасы 56°03'36" N, 49°15'34" E), аннары туры сызык буенча 56°03'38" N, 49°15'25" E координат ноктасы аша Сула елгасына кадәр (координат ноктасы 56°03'38" N, 49°15'18" E) һәм аннары  Сула елгасы буйлап төньякка таба, аңа Касымов елгасы кушылганга кадәр һәм аннары  Касымов елгасы  агымына каршы Дубъяз авылына кадәр  (координат ноктасы 56°07'33" N, 49°12'02" E)- Дубъяз авылыннан Алат авылына алып бара торган машина юлы һәм аннары шул машина юлы буенча Урта Алат авылы аша Алат авылына кадәр.

Аучылык җир-суларының мәйданы – 16 400 га, алардан урман җирләре – 540 га, басу җирләре – 15 410 га, су-сазлык – 60 га, калган җирләр – 390 га.

Аукцион  нәтиҗәләре буенча җиңүче булып  Региональ  иҗтимагый оешма  «Татарстан Республикасында табигатьне саклау -  «Шушма» танылды.


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2015 елның 15 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларына кышкы хисаплау башланды. Ул 2015 елның 15 мартына кадәр дәвам итәчәк. Хисаплау расланган методикалар белән туры китерелеп алып барыла. Хайваннарның карда калдырылган эзләре буенча,  ә шулай ук хисаплау эшләрен алып барганда очраткан хайваннарны санау юлы белән, Татарстан Республикасы территориясендә  гомуми һәм аерым аучылык хуҗалыкларында  киләсе хайваннарның саны билгеләнәчәк:  поши,кабан, ак куян, соры куян, төлке,сусар, чүл төлкесе, селәүсән,бүре,көзән, ас, тиен, көртлек, суер, боҗыр, соры урман тавыгы.

Хисаплау нәтиҗәләре буенча,  лимит кертелгән төрләргә, Идарә белән тоту лимитларын һәм квоталарын  билгеләү буенча әсбаплар әзерләнәчәк, ә шулай ук аерым аучылык җир-суларында, аерым төр хайваннарны аулауга  чикләүләр кертергә кирәклеге  турында карарлар кабул ителәчәк.


22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 12 гыйнварыннан алып 19 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре белән 19 хокук бозу туктатылды һәм 8 ятьмә тартып алынды.

Шулай, 17 гыйнвар көнне Затон поселогы торучысы “ Кама Тамагы” аучылык хуҗалыгы территориясендә ,рөхсәтнамә буенча  соры куянны тотты, ләкин рөхсәтнамәнең артында аучылык байлыкларын тоту турында билге ясамады һәм шуның белән административ  хокукны бозды.

Берничә көн элек, республиканың Мөслим районы торучысы, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән  аучылык җир – суларында,  аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәсез аулады.


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 20.01.2015 елны Балык Бистәсе районының һәркем керә торган аучылык җир-суларына карата аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына түбәндәге чикләрдә аукцион уздырылды.

төньяк:  Биектаудан алып Пимарка елгасы буйлап көнчыгышка таба 55°36'44" N, 50°44'44" E координат ноктасына кадәр, аннары туры сызык буенча  ГКУ “ Кама урманчылыгы”ның 4 кв. көнбатыш читенә кадәр                           ( координат ноктасы 55°36'43" N, 50°44'59" E);

көнчыгыш: ГКУ “ Кама урманчылыгы”ның 4 кв. көнбатыш читеннән              ( координат ноктасы 55°36'43" N, 50°44'59" E) урман кварталлары кырые буенча көньякка таба  Кама яны урман хуҗалыгының ГКУ “ Кама урманчылыгы”ның 62 нче кварталына кадәр, аннары Суша елгасы буенча, аның тамагына кадәр көньякка таба, аннары Куйбышев сусаклагычы  сулыгы буенча 55°28'09" N, 50°28'40" E; 55°26'58" N, 50°29'56" E координат нокталарын кертеп,  55°25'32" N, 50°30'07" E  координат ноктасына кадәр көньякка таба;

көньяк: 55°25'32" N, 50°30'07" E  координат ноктасыннан, көнбатышка таба  балык Бистәсе һәм Чистай муниципальных районнарының чиктәш чиге буенча, 55°25'38" N, 50°28'54" E; 55°24'57" N, 50°27'49" E; 55°23'48" N, 50°27'43" E; 55°23'36" N, 50°27'06" E; 55°24'08" N, 50°24'06" E; 55°24'29" N, 50°23'19" E координат нокталары аша, 55°24'45" N, 50°21'12" E координат ноктасына кадәр

көнбатыш: 55°24'45" N, 50°21'12" E координат ноктасыннан алып, Куйбышев сусаклагычының сулыгы буенча яр сызыгына кадәр төньякка таба (координат ноктасы 55°26'06" N, 50°20'58" E), аннары, 55°26'23" N, 50°20'51" E  координат ноктасы аша, туры сызык  буенча, Гремячка авылына кадәр төньякка таба (координат ноктасы 55°26'33" N, 50°20'46" E), аннары, 55°27'22" N, 50°22'00" E; 55°27'55" N, 50°23'23" E координат нокталары аша, Николаевка авылына кадәр (координат ноктасы 55°28'29" N, 50°24'29" E), аннары  Урахча авылы аша  машина юлы буйлап Мельничный Починок авылына кадәр, аннары Суша елгасы буенча Кугарчино авылына кадәр, аннары Зәңгәр Күл авылы аша аша машина юлы буйлап, аннары көнчыгышка таба Чаллы -Баш, Околоток-Янгасала авыллары аша машина юлы буйлап Шумбут авылына кадәр һәм аннары төньякка таба Шумбут елгасы буйлап  Биектауга кадәр.

 

Аучылык җир-суларының мәйданы – 12 600 га, алардан урман җирләре – 375 га, басы җирләре – 7 930 га, су-сазлык – 4 260 га, калган җирләр – 35 га.

Аукцион  нәтиҗәләре буенча җиңүче булып  ООО КФХ «Дикая Ферма» танылды.


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре ДБО “ Хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” белән берлектә хайваннар дөньясы объектларының яки биологик су байлыкларының яшәү тирәлекләрен яки күчү юлларын саклау кагыйдәләрен бозуны туктату буенча планлы рәвештә эшне алып баруларын дәвам итәләр. Тикшерү чаралары нәтиҗәсендә гыйнварның беренче ункөнлегендә 56 иясез ятьмә тартып алынды, Мамадыш районында - 32 ятьмә, Яшел Үзән районында – 17,Чистай районында – 7.

Шулай итеп, 4.01.2015 елны  Чистай шәһәренең вакытлыча эшсез яшәүчесе, Чистай районының һәркем керә торган аучылык җир-сулары территориясендә, Иске Кама  елгасында, су ермагын киртәләп, капрон җеп урнаштырды.  Гражданин  24.04.95елдан Федераль Канунның № 52-ФЗ                         “ Хайваннар дөньясы турында”гы 22 маддәсен бозу өчен, 10.01.2002 елдан № 7-ФЗ” Тирә-якны саклау турында”гы 11 маддәнең 3 пунктын бозу өчен административ җаваплылыкка тарттырылды.


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 17 гыйнвардан № УП-26  Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы белән, Федор Сергеевич Батков Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм алардан файдалану идарәсенең башлыгы итеп билгеләнде.


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде. Хәзерге вакытта сервис тест режимында эшли. Аучылык билетларын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 1 гыйнвар көненнән,   хайваннар дөньясы объектларын табуга рөхсәтнамә бирү өчен дәүләт җыемын түләү өлешендә Россия Федерациясенең Салымнар  Кодексы белән билгеләнгән  үзгәрешләр гамәлгә керү турында, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе исегезгә төшереп китә

Гамәлгә кергән үзгәрешләр белән тәңгәл килеп,  хайваннар дөньясы объектларын табуга рөхсәтнамә алу өчен  650 сум түләргә кирәк булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International