ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 1 гыйнварыннан алып 12 гыйнварына кадәр уздырылган  тикшерү чаралары барышында, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм алардан файдалану идарәсе хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре  һәм штаттан тыш инспекторлар белән берлектә, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә 22 хокук бозуны тыйдылар.

Шулай, 4 гыйнвар көнне ДБО “Саба укыту-тикшеренү лесхозы”  аучылык хуҗалыгы территориясендә «Polaris» кар машинасында  барган һәм үзе белән тышлыгыннан чыгарылган һәм корылган мылтыгы булган гражданинны туктаттылар. Бу гражданин, Россиянең Табигать министрлыгының 16.11.2010 елдан № 512 боерыгы белән расланган “Ау кагыйдәләре”нең 53.1. пунктын бозган өчен, административ җаваплылыкка  тарттырылды.

13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Аучылык байлыкларын саклау чикләрендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм алардан файдалану идарәсе белән  2014 елда,  кыргый хайваннарның һәм кабаннарның  тәртипкә салу өлкәсендә, аучылык байлыкларын авырулардан саклау буенча эш алып барылды. Нәтиҗәдә 2256  төлке һәм 45 кабан атылды. Аучылык  байлыкларының санын  күтәрү һәм саклау максаты белән, аларны үрчетү буенча чаралар уздырылды. Һәркем керә торган аучылык җир-суларында 230 поши өчен, 1300 куян өчен катыр туфрак оештырылды, кабаннар өчен 86 җимлек, кыр кәҗәләре өчен  102 җимлек, куяннар өчен 290 җимлек,  көртлекләр өчен 210 җимлек, 270 комлы туфрак, 130 ясалма оя ясалды. Идарә хезмәткәрләре белән 18 тонна орлык, 180 тонна орлык чүпләре,1600 себерке, 30 тонна печән әзерләнде.

Аучылык байлыкларын саклау  зоналарын оештыру максатыннан чыгып, Идарә белән  республика территориясендә аучылык байлыкларын саклау зоналарын оештыру буенча  Татарстан Республикасы президенты Боерыгы  проекты әзерләнде.

 Аучылык байлыкларын рациональ куллану максаты белән,  Идарә, аучылык байлыкларын тоту лимитларын раслау буенча, материаллар әзерләде, һәм алар нигезендә лимитлар Татарстан Республикасы президенты боерыгы белән расландылар.

 Тикшерү чаралары нәтиҗәсендә,  аучылык җир-суларында, Идарә хезмәткәрләре белән, ау кануннарын бозуның 596 очрагы ачыкланды. Шул санда:

- Ау кагыйдәләрен бозу -499;

- хайваннар дөньясы объектлары  һәм биологик су байлыклары белән рөхсәтсез куллану -4;

-хайваннар дөньясы объектларының яшәү тирәлеген саклау кагыйдәләрен яки  күчү юлларын бозу-54;

- административ  штрафны вакытында түләмәү-9;

- дәүләт әгъзасына  мәгълүматларны  бирмәү яки вакытында бирмәү, ә шулай ук мәгълүматларны  тулы күләмдә яки дөрес бирмәү-1;

- дәүләт тикшерүен уздыра торган, урындагы вәкаләтле затның,  канун бозуны бетерү турындагы боерыгын вакытында үтәмәү -29.

 

 Чыгарылган карарлар буенча  934,6 мең сумга штраф салынды.

Хисап чорында  юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә карата 36 тикшерү уздырылды. Алардан  расланган еллык план буенча 15  тикшерү уздырылды. Аларның нәтиҗәсендә административ канун бозу турында 46 беркетмә төзелде һәм  ачыкланган бозуларны бетерү буенча 97 боерык бирелде. Дәүләт тикшерүен уздыра торган, урындагы вәкаләтле затның,  канун бозуны бетерү турындагы боерыгын вакытында үтәмәү өчен 29 беркетмә төзелде.

Идарә ихтыяҗлары өчен  республика районнарында куллануга 14 УАЗ машинасы, 14 Ямаха Викинг кар машинасы, 2 КС-701 катер алып җибәрелде.

Беркетелгән аучылык җир-суларында җитештерү аучылык тикшерүе системасын кертү буенча эш оештырылды. Эшчеләргә куела торган таләпләрне һәм белемнәрне  тикшерү нәтиҗәләре  буенча, эшкә 67 җитештерү аучылык инспекторы кертелде.

2014 елда Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе белән 3 аучылык хуҗалыгы килешүе төзелде. Бөтен килешүләр дә аукцион аша төзелделәр.


12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 5 гыйнвар көнендәТатарстан Республикасының  Куйбышев аучылар һәм балыкчылар аучылык хуҗалыгы территориясендә ДБО “Хайваннарны саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” белгече һәм урманчы белән хокуксыз аулау очрагы ачыкланды.  Бу канунсызлык  Кызыл Бистә авылы янында  Спасс районы яшәүчесе белән эшләнде.  Вакыйга  урынына Татарстан Республикасының Спасс районы буенча Эчке эшләр министрлыгының өлгер-тикшеренү төркеме чакырылды. Кар машинасын караган вакытта, аның  эченнән, ату коралы белән яраланган, төлке табылды.

Хәзерге вакытта  бу очрак буенча процессуаль карар кабул итү өчен тикшерү уздырыла.


31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе коллективы исеменнән һәм шәхси үземнән  Сезне иң сихри бәйрәм – Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Сезгә аны  күтәренке рух һәм өмет белән каршы алырга телим. 2015 ел Сезнең гомерегезгә бәхетле булып керсен, иҗади уйлар һәм җимергеч җинүләр алып килсен, материаль һәм рухи иминлекне  ныгытсын, иң изге теләкләрегезне тормышка ашырсын.

Бәхет һәм шатлык! Саулык- сәламәтлек һәм эштә уңышлар! Бик яхшы яңа ел  кәефе һәм күңелле бәйрәм!


30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Бу елның 6-13 декабрь көннәрендә Абу Даби (ОАЭ) эмиратында Дөньякүләм лачын авы фестивале узды. Анда 80 илдән 800дән артык лачынчы катнашты.

Бу фестивальдә россия делегациясе катнашында ДБО «ЦВИТОС ЖМ» алдыңгы хезмәткәре,  биология фәннәре докторы И.Р. Еналеев катнашты.

Фестиваль чикләрендә, Кешелекнең  материаль  булмаган  мәдәни- тарихи мирасы буларак, лачыннар авын торгызу сораулары буенча, гыйльми – практик конференция узды. Шулай ук аның барышында ертыч кошларның сирәк төрләрен саклау буенча актуаль сораулар күтәрелде.

Фестивальнең кульминациясендә” Милләтләр чыгышы” ( фотографиядә) булды. Анда һәрбер катнашучы ил  үзенең милли  байрагы һәм ау кошы белән күзалланды.  Лачынчылар милли  костюмнарын киделәр. Чыгыш Аль Форсан (Абу Даби эмираты) фортында узды.


29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 26 декабрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Иҗтимагый киңәшмәнең утырышы уздырылды. Көн тәртибенә Кышкы маршрут хисабын уздыру Методикасын һәм  аңа үзгәрешләр кертү турында  җәкъдимнәрне һәр яктан тикшерү куелды.  Проект, кайбер өстәмәләр кертеп, иҗтимагый киңәшмә әгъзаларының күпчелек тавышлары белән  кабул ителде. Шулай ук  иҗтимагый киңәшмәнең эшен яхшырту буенча  тәкъдимнәр кертелде.


26
декабрь, 2014 ел
җомга

Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә профилактика ясау һәм хокуксыз ау очракларын ачыклау максаты белән, 2014 елның 25 декабрь көнендә Идарә  хезмәткәрләре ТР  буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус авиаотряды белән берлектә территорияне очып чыктылар. Очып чыгу вакытында  республиканың Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Питрәч,  Алексеевск һәм  Чистай  районнарының тыюлыклары һәм аларга якын яткан территорияләрне тикшерделәр.

2014 елның 25 декабрендә  “Чисталык дәресе” исемле экологик- белем бирә торган чыгыш чикләрендә  Татарстан Республикасы мәктәпләрендә экология дәресләре узды.

Чараның максаты -  республикадагы үсеп килә торган  буын арасында экологик белемнәрне тарату,  табигый байлыкларга һәм тирә -якка карата  җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, экологик караш тәрбияләү, Татарстан Республикасында   тоташ экологик белем бирү системасын үстерү һәм аңа ярдәм итү.

 Бу чыгыш чикләрендә Идарә хезмәткәрләре белән Түбән Кама һәм  Аксубай районнарында лекцияләр укылды.


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 19 декабрь  көнендә якынча иртәнге сәгать 8.00 Актаныш муниципаль районында М-7 (1551 км) машина юлында «Renault» йөк машинасы һәм поши катнашында юл  вакыйгасы булды.  Хайван вакыйга урынында һәлак булды.


24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 18 декабрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә  уздырган рейд чаралары  барышында  Әгерҗе районының  Дәүләт тыюлыгы территориясендә Ижевск шәһәренең  яшәүчесен тоткарладылар.  Ул,   территориядә ауларга рөхсәт ителмәгән вакытта, җыелган мылтык белән, документсыз иде.  Мылтык полиция хезмәткәрләре белән тартып алынды, гражданинга карата административ материаллар җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International