ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2026 ел
якшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм «Буа» аучылык җәмгыяте вәкилләре белән берлектә Буа үзәк район хастаханәсенең яңа корпусы территориясенә кергән яшь кыр кәҗәсе тәкәсен коткарганнар. Бу хәл турында алар полициянең дежур бүлегеннән шалтырату буенча беләләр. Коткаручылар килгәндә, хайван стресс халәтендә була. Аның арткы сул аягы киселеп җәрәхәтләнгән һәм, коймага бәрелеп, мөгезе сынган. Аннары хайванны оператив рәвештә ветеринария клиникасына илтәләр.

22 мартта Бөтендөнья Су көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм безгә әлеге табигый байлыкның бәяләп бетергесез кыйммәтен искә төшерә. Су – тереклекнең нигезе, һәм аны саклау климат үзгәрешләре һәм халык саны арту шартларында көннән-көн актуаль бурыч булып тора. Бу көнне су байлыкларына сакчыл караш, аларны пычранудан саклау һәм рациональ файдалану зарурлыгы турында уйлану аеруча мөһим. Һәр тамчының кыйммәтен аңлау экологик культураны формалаштырырга ярдәм итә, бу исә бөтен планетаның киләчәгенә өлеш кертү дигән сүз. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, дөньяда якынча 2,2 млрд кешенең эчәргә яраклы куркынычсыз судан файдалану мөмкинлеге юк – нәкъ менә шуңа күрә безгә булганны кадерләү һәм саклау мөһим.


21
март, 2026 ел
шимбә

Төбәк әһәмиятендәге «Спас» дәүләт табигать заказнигы табигатенең тылсымлы дөньясын хәзер үз күзләрең белән күрергә мөмкин: Болгар музей-тыюлыгында аеруча саклаулы табигый территориянең 25 еллыгына багышланган уникаль күргәзмә ачылды.


18
март, 2026 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 25 марттан гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләрендә язгы ау чорында киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.


17
март, 2026 ел
сишәмбе

Яз җитү белән сезонлы күчеш активлаша –көннәр җылынган саен, күп төрле күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайта башлый. Соңгы күзәтүләр буенча, гадәттәгечә яз килү турында сигнал бирүче разведчик каргалар артыннан урман күгәрченнәре, тургайлар, сыерчыклар, шулай ук су кошлары – казлар һәм челәннәр очып килгән инде. Беренче очраган кошлар Әтнә, Чүпрәле, Минзәлә һәм Спас районнарында теркәлгән.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республиканың биш районындагы дәүләти табигать тыюлыклары һәм елгалар территориясендә рейд чаралары үткәрделәр.


15
март, 2026 ел
якшәмбе

Кышкы маршрут исәбен алу – ел саен үткәрелә торган чара, анда ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре, аучылар, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар катнаша. Алынган мәгълүматлар төбәкнең табигать ресурслары белән дөрес идарә итүдә төп роль уйный. Исәпкә алуның кыр этабы ике ай дәвамында – 15 гыйнвардан 15 мартка кадәр үтте. Белгечләр гомуми озынлыгы 14,5 мең километрдан артык булган 1500 маршрутны тикшерделәр. Исәпкә алу барышында белгечләр поши, кыр кәҗәсе, кабан, болан, селәүсен, бүре, төлке, көзән, куян, ас, корсак, сусар һәм тиен кебекләрнең популяцияләрен өйрәнделәр. Моннан тыш, боҗыр, көртлек, суер һәм соры кыр тавыкларының санын да ачыкларга кирәк.


14
март, 2026 ел
шимбә

Халыкара Елгалар көне – планетаның су ресурсларын саклауга багышланган бәйрәм. Россия өчен ул аеруча мөһим: Россия елгаларының гомуми озынлыгы 12 млн км дан артып китә. Бу көн уңаеннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республиканың төп ике елгалары булган Идел һәм Кама елгаларында яшәүче тереклек турында җыентык әзерләде.


13
март, 2026 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгында патрульлек иткәндә, зур көтү соры кыр тавыкларын очратканнар.

«Спас» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре мәктәп укучыларын һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны заманча технологияләр ярдәмендә кыргый табигать дөньясы белән таныштырдылар. Бинадан чыкмыйча гына, балалар урманга килеп эләккән кебек булдылар һәм хайваннарны гадәти булмаган ракурстан күрделәр – барысы да VR‑күзлек ярдәмендә. Бу инновацион алым әйләнә-тирә дөньяны танып белү өчен бик яхшы мотивация булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International