ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2026 ел
шимбә

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Кызыл китапка кертелгән Азнакай районының Тымытык авылындагы фермага төшкән һәм очып китә алмаган аккошны коткара. Бик озак очып, ул бик арыгандыр, мөгаен.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген, алдавыч (җәлеп итә торган) үрдәкләрне файдаланып, ата кыр үрдәкләренә ау сезоны ачыла. Ул 6 майга кадәр дәвам итәчәк.


1
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

«Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре кыска вакытлы ялга кайткан сугышчы белән очрашты. Хезмәткә киткәнче, ул Әгерҗе районы аучылык хуҗалыкларының берсендә аучы булып эшли. Чарада шулай ук авылдашлар һәм үсеп килүче буын да катнашты. Хәрби хезмәткәр махсус операция зонасындагы алгы сызыктагы тормыш турында сөйләде.

1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм канатлы кошлар дөньясының безгә бик якын булуын искә төшерә. Елгалары, урманнары һәм кырлары белән Татарстан – чын миграция юллары чаты һәм 300 дән артык төр кош өчен яшәү урыны да. Монда тыйнак чыпчыклар һәм мәһабәт ерткычлар янәшә яши. Кошларның язын тавышлары исә табигатьнең уяну симфониясен тудыра. Идел киңлекләре өстендә аккойрык бөркет канат җилпи. Аның канат җәеме 2,5 метрга кадәр булган Европадагы иң эре ерткыч кошларның берсе. Республиканың күлләрендә һәм уемтыкларында озынлыгы 1,5 метрдан артык булган ысылдавык аккошны еш күрәләр. Шәһәр паркларында, шул исәптән Казан шәһәре М. Горький исемендәге яәдәният һәм ял паркында колаклы ябалаклар һәм гади торымтай яши. Иртә язда каргалар кайта, ә май аенда һавада сандугач сайравы яңгырый. Рекордсменнар арасында – тизлеге 110 км/сәг кә җитә торган кара керәшә һәм фирүзә каурыйлы кечкенә яр чыпчыгы.


31
март, 2026 ел
сишәмбе

Байбак-сөркәләр артыннан Татарстанда йомраннар уянды. Димәк, кар әле китеп бетмәсә

дә, яз инде тулысынча үз хокукларына кергән. Хәер, йомранга кар комачауламый:

аларның кышны үткәргән тирән өннәре бар, март кыраулары вакытында да шунда

ышыклана алачаклар. Җир өстендәге суык та аларга куркыныч түгел. Иң мөһиме: азык

табарга мөмкинлек бирерлек кар капламы эрегән инде.


27
март, 2026 ел
җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы Валериан Иванович Гаранинның вафаты уңаеннан туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аның вафаты – фән, герпетология һәм табигатьне саклау өлкәсендә зур югалту.


26
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Тал бөресе чәчәк атуын Минзәлә районында күргәннәр. Быел алар күп еллар дәвамында уртача чәчәк ату чорына һәм климат нормасына туры килә. Бу язның уянуын билгели.


25
март, 2026 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүгеннән гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә язгы ау чорында киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлавын хәбәр итә.


24
март, 2026 ел
сишәмбе

Беренче булып уянган байбаксөркәләрне Бөгелмә районының гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә очратканнар. Хайваннар ояларыннан пычранып чыгалар –кышны алар үзләренең җир асты торакларында үткәрәләр. Уянгач, байбаклар бик яхшылап чистарыналар, үзләрен тәртипкә китерәләр һәм азык эзли башлыйлар. Бу вакытта инде былтыргы үләннәр чыга, яшь үлән дә әкренләп күтәрелер.


22
март, 2026 ел
якшәмбе

Теләче районында төрки халыкларның «Нәүрүз» бәйрәменә багышланган «Сирәк очрый торган кошларны каршылап» темасына традицион сыерчык оялары конкурсына йомгак ясалды. Юбилей чарасы «Татмедиа» АҖ филиалы «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге белән берлектә оештырылды. Жюри эшләрне берничә критерий буенча бәяләде: материалларның экологик яктан чисталыгы, кошлар өчен конструкциянең уңайлылыгы, бизәлешнең оригинальлеге һәм башкаруның төгәллеге. Бәйгегә 30дан артык эш тапшырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International