Дәүләт табигать тыюлыклары администрацияләре МАХ милли мессенджерында каналлар булдырды дәүләт табигать тыюлыклары администрациясе МАХ милли мессенджерында каналлар булдырды. Актуаль вакыйгалар, табигатьне саклау башлангычлары һәм Татарстан Республикасының махсус сакланылучы табигать территорияләре тормышыннан яңалыклар турында хәбәрдар булу өчен, МАХ милли мессенджерында дәүләт табигать заказникларының рәсми каналларына язылыгыз:
Татарстанда да, бөтен Россиядәге кебек үк, кошларның язгы күчеше башланды. Әлегә күктә һәм күнегелгән оя кору урыннарында ешрак «разведчик» каргаларны гына очратырга мөмкин – алар төркемнән алдарак очып киләләр һәм колонияләр билиләр. Аларны инде Чүпрәле, Кама Тамагы, Спас һәм Чистай районнарында күргәннәр.‑ Якын арада күпләп килүләрен көтәргә кирәк.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре су биологик ресурсларын саклау буенча белгеч белән берлектә Чистай районындагы «Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгы һәм «Прость елгасы» төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә рейд үткәрделәр.
Чираттагы тапкыр кешеләрнең игелеге һәм оперативлыгы кыргый хайванны коткарырга ярдәм итә. Һәлакәт турында битараф булмаган граждан хәбәр итә. Ул Алексеевск – Высокий Колокол автомобиль трассасында Карга авылыннан ерак түгел кыр кәҗәсе ятуы турында сөйли. Мөгаен, хайван, юл аша йөгереп чыкканда, автомобиль тәгәрмәчләре астына эләккәндер.
«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре социаль партнерлары һәм мәктәп укучылары белән берлектә тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Алар авыр сынау елларында армый-талмый хезмәт иткән һәм ныклык күрсәткән өчен тирән рәхмәтләрен белдерделәр, хатын-кызларга бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Балтач районының табигать һәйкәле янындагы фототоловушка үр куяннарның төнге чабышларын төшергән. Видеога өч куян эләккән. Алар, бер яктан икенче якка йөгерешеп, урман территориясен өйрәнәләр. Шулай алар, ерткыч хайваннарны алдар өчен, үз эзләрен оста яшерәләр.
Бу атнада билгеләп үтелгән Халыкара кыргый табигать көне уңаеннан «Спас» тыюлыгы белгечләре Болгар шифаханә интернат мәктәбенең башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен танып белү чарасы оештырды.
Республикада «Балык булсын!» («Рыбе – быть!») экологик акциясе кысаларында аэрация үткәрүне һәм, сулыкларны кислород белән туендыру өчен, тишемнәр бораулауны дәвам итәләр. Кыш көне шәһәр читендәге вак буалар һәм сулыклар республика районнарындагыдан ким катмый, ә аларның су асты флорасы һәм фаунасы хәтта салкын айларда да, шул исәптән, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ярдәме белән тормыш эшчәнлеген дәвам итә. Шуңа күрә бүген алар су биологик ресурсларын саклау буенча белгеч белән бергә Казанда Зур һәм Кече Чуйков күлләрен аэрацияләделәр.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вәкилләре белән эшлекле очрашу узды. Яклар, ведомствоның контроль-күзәтчелек эшчәнлеген көчәйтү һәм камилләштерү һәм төбәкнең уникаль биологик байлыгын нәтиҗәле яклау максатларында, ясалма интеллектны, аддитив җитештерүне һәм пилотсыз авиация системаларын кертеп, алдынгы технологияләрне куллануның киң перспективалары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә Кайбыч районында боз астына төшкән ике кыр кәҗәсен коткарган. Алар арыган һәм өшегән хайваннарны судан чыгарганнар. Тикшерү вакытында, кыр кәҗәләренең боз астына киткәндә аякларын җәрәхәтләве ачыкланган.