ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе белән берлектә төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология заказнигы территориясендә рейд үткәрделәр.
Ел саен март ахырында казлар һәм челәннәр кайта башлый. Әлеге искиткеч матур кошларны Чүпрәле районында күргәннәр.
Бүген 1993 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан гамәлгә куелган Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләп үтелә. Су – планетаның төп ресурсы. Ул барлык тере организмнар, шул исәптән кеше тормышы өчен дә зарур. Бүген без сусаклагычларда яшәүче ярдәмгә һәм яклауга мохтаҗ булган сирәк балыклар турында сөйлибез.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әйдәп баручы вазыйфалар («җитәкчеләр» категориясе) төркеменә кадрлар резервына бәйге игълан ителә.
Уку агымдагы елның декларация кампаниясе кысаларында узды. Семинарда аппаратның һәм ведомство карамагындагы учреждениенең дәүләт хезмәткәрләре катнашты.
Ул «Дымка елгасы»ның махсус саклана торган табигый территориясеннән ерак түгел кар өстендә нәфис кенә уйнаклап сикергәләп йөргән.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 27 марттан гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләрендә язгы ау чорында киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
«Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге һәм районның Ата-аналар советы белән берлектә Гаилә елы кысаларында Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда «Яшел эз» экологик квестын оештырдылар.
«Зөя» заказнигы берничә сәгатькә ачык һавада танып белү мәйданчыгына әверелде – биредә Казанның «Золотые бусины» монтессори-мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәрелде.
Республика күлләрендә һәм елгаларында балыкларны коткару чаралары дәвам итә. «Кичке Таң» заказнигы хезмәткәрләре «ЭкОС» (Экология, саклау, коткару) мәктәп түгәрәге әгъзалары белән Иж елгасы табигать һәйкәле территориясендә «Балык булсын! (Рыбе – быть!)» акциясе оештырдылар. Олылар бәкеләр борауладылар, ә укучылар коры камыш җыйдылар.