Аучылык җир-сулары буенча чаңгыларда һәм кар йөрү машиналарында, планлаштырылган маршрутлар буенча аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар уза. Барганда карда калдырылган аучылык хайваннарының бөтен эзләрен исәпкә алалар.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак караш үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла. Шуларның берсе Спас районы Болгар санаторий мәктәп-интернатының яшьармиячеләре белән узды.
Ел саен республика территориясендә унар мең су йөзүче кош кышларга кала. Моңа ачык сулыкларның күп булуы да ярдәм итә. Шуңа бәйле рәвештә, су йөзүче кошларның кышлавы гадәти күренешкә әверелде.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә табигатьтән файдалану өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау буенча уртак рейд оештырдылар.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 15 гыйнвардан республикада терлекләрне кышкы исәпкә алу башлана. Бу ел саен 17 төр аучылык байлыкларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә торган чара.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:2022 елдан «Корал турында»гы федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»гы федераль закон үз көченә керә.
Ел саен 11 гыйнварда Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республиканың бердәнбер «Түбән Кама» милли паркы турында сөйләргә булды.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Зәй һәм Балык Бистәсе районнары буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы вазыйфасына(Әйдәп баручы төркем, "Җитәкчеләр" категориясе) кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүген республикада поши һәм кыр кәҗәләренә ау сезоны тәмамланды.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген республикада