ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына сак караш үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында җөрле чаралар оештырыла.


16
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Республикада төбәк әһәмиятендәге «Рус–алман Швейцариясе» аймагы» табигать һәйкәленең сак зонасы булдырылды. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Балык Бистәсе районының һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында  каурыйлы киекләрне һәм кыйммәтле мехлы хайваннарны табуга 2021-2022 елларга бирелгән рөхсәтләр,  ау сезоны ахырына кадәр, 14 сентябрьдә узган аукцион нәтиҗәләре буенча, «Форест»ҖЧҖга бирелгән 2310 га мәйдандагы аучылык җир-суларында да гамәлдә булачак. Бүгенге көндә районда 87 мең гектар һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-сулары бар.

Комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыгы Әгерҗе районының көньяк-көнбатыш өлешендә 1997 елда оештырылган. Ул Иж елгасы тамагы участогының табигый һәм ясалма экосистемаларын, биологик төрлелекне, аның территориясендә яшәүче һәм үсә торган сирәк үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау максатыннан оештырылган.
 


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Казан дәүләт энергетика университетының Су биоресурслары һәм аквакультура кафедрасында булып кайтты. Ул кафедраны профессор, биология фәннәре докторы Марина Калайда җитәкли.
 

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүген республикада төлке, бүре, дала төлкесе һәм төрле яшьтәге пошиларга ау сезоны ачылды.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» дигән балалар кул эшләре конкурсы игълан итә. Чара, иҗади һәм иҗтимагый белем бирү эшчәнлегенә җәлеп итү белән, үсеп килүче буында экологик аң, сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау белән кызыксынуны үстерү максатыннан үткәрелә.

Аеруча саклана торган табигый территория 1997 елда Ашыт елгасы үзәнен тәшкил итүче табигый компонентларны саклау максатыннан оештырылган.


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Балык Бистәсе районының 2 310 га гомуми мәйданлы  һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына, аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион үткәрелде.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 14 сентябрьгә булган оператив мәгълүматлар буенча, ведомство һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре арасында коронавирус инфекциясенә каршы 101 кеше вакцинация узды. Дәүләт комитеты аппараты хезмәткәрләре арасында 91 кеше прививка ясаткан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International