Азнакай районында аеруча саклана торган «Чатыр-тау» табигать территориясендәге бер кишәрлектә кросс узды. Маршрут халык тарафыннан оештырылды һәм районның 90 еллыгына багышланган иде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты «Системалы экология һәм модельләштерү»магистрлык программасына кабул итүе турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.
Мөслим районында оядан егылып төшкән ике ябалак баласын коткарганнар. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районындагы саклау, федераль дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов сөйләде.
Язгы чорда Куйбышев сусаклагычындагы суның югары дәрәҗәсе балыкларның уылдык чәчү нәтиҗәлелеге өчен хәлиткеч фактор булды. Барлык төр балыкларның уылдык чәчүе югары нәтиҗәле булды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 26 июльгә булган оператив мәгълүматларына караганда, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган ведомство һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре саны 77 кеше тәшкил итә. Дәүләт комитеты аппараты хезмәткәрләре арасында 68 кеше прививка ясаткан.
Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча республика советы утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды. Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетында узды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук муниципаль районнарның вәкилләре катнашты.
Казан зооботаника бакчасы ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты оештырган «Мин һәм Кызыл китап» республика балалар кул эшләре конкурсында җиңүчеләргә зоопаркка бушлай керү мөмкинлеге бирәчәк.
Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:25 июльдән республикада ау этләре һәм кошлары ярдәмендә сазлык-болын киек кошларына ау чоры ачыла. Ул агымдагы елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Әлмәт районының чыккан елга каракошларына май ахырында Айдар һәм Айгөл дигән исемнәр куштылар. Исемнәре танылган орнитолог Ринур Бекмансуровның язылучылары арасында тавыш бирү ярдәмендә билгеләнде.