ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Туган якның кышлаучы кошлары» табигать саклау акциясе кысаларында, Арчаның 2нче балалар бакчасында канатлыларның тормышына багышланган викторина узды. Балалар табышмаклар чиштеләр, тематик шигырьләр сөйләделәр. Чараны «Ашыт» тыюлыгы белгечләре үткәрде. Алар кышлаучы кошлар, аларның үз үзен тотулары, дөрес рацион турында кызыклы фактлар сөйләделәр һәм җимлекләр ясарга өйрәттеләр.

 


10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Түбән Кама балалар экология-биология үзәгендә чираттагы экологик белем бирү чарасы үткәрделәр.  Төп максат -балаларны кышлаучы кошларны саклау һәм яклау буенча иҗади һәм гамәли эшчәнлеккә җәлеп итү, кошларга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.

 

Бүген Дәүләт комитетында Татарстан Республикасы балык хуҗалыгы советының еллык утырышы узды. Көн тәртибендә су биологик ресурсларын саклау буенча эшчәнлек, 2019 елда су биологик ресурсларын чыгару квоталарын үзләштерүнең анализы һәм 2020 елга су биологик ресурсларын чыгару хокукына ия булган затлар арасында су биологик ресурсларын чыгару күләмнәрен бүлү мәсьәләләре каралды.


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

БМО генераль ассамблеясе карары белән ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Төп максат – барлык илләр һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын шушы проблемага җәлеп итү.


6
декабрь, 2019 ел
җомга

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

 


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт комитетында иҗтимагый советның планлы утырышы булды. Көн тәртибендә каурыйлы киек кошларга язгы ау срокларын үзгәртү, 2019 елга Дәүләт комитетының монополиягә каршы комплексы турындагы докладны карау һәм мәҗбүри таләпләрне профилактикалау буенча ведомство программасы турында фикер алышу мәсьәләләре булды.

 

        

Чатыртау-Татарстанның иң югары ноктасы (321,7 метр), шулай ук ул сирәк һәм бетү куркынычы яный торган төрләрнең яшәү урыны, шуңа күрә, нәкъ 20 ел элек аның территориясендә комплекслы профильле «Чатыр-Тау»дәүләт табигый тыюлыгы оештырылган иде.

 


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Салкыннар башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре аучылык биләмәләренең һәм тыюлыкларның азык базасын яхшырту буенча чаралар уздыралар

 


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Казан-Ульяновск трассасында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең патруль хезмәте экипажы Hyundai Solaris автомобилен туктатты. Авто хуҗасының законсыз гамәлләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы биоресурслар буенча дәүләт комитетының Югары Ослан районындагы районара бүлеге хезмәткәрләреннән керде. Автомобильне тикшерү барышында багажникта ит тутырылган капчыклар табылды.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Узган атнада республиканың берьюлы өч районында законсыз тоту коралы тартып алынды. “Аерылганнары” Спас, Алабуга һәм Алексеевск муниципаль районнары балыкчылары. Алар ятьмәләр һәм кысла тоткычлар урнаштырды. Бу бик зур зыян китерергә мөмкин, дип хәбәр итә белгечләр. Урыны белән боз әле юка, беренче бозда балык ач була. Моннан тыш, республика сулыкларындагы боз калынлыгы бөтен җирдә дә куркынычсыз күрсәткечләргә ирешмәде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International