Яшь буынны кышлаучы кошлар проблемаларына җәлеп итү, кошларны саклау максатыннан, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Кышын кошларны ашатыгыз» дип исемләнгән акция үткәрә. Бу балаларның һәм яшүсмерләрнең экологик активлыгын арттыруга ярдәм итә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2019 елда су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советының эш йомгакларын чыгардылар. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды.
«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре ТР ЧМР «3нче Гимназия» МББУның 5 нче сыйныф укучылары янына барып кайттылар. Алар өчен «Кызыл китап битләре буйлап сәяхәт»дигән экологик белем сәгате үткәрделәр. Чараның максаты - балаларны Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән һәм Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар белән таныштыру , балаларны табигатькә сакчыл карарга өндәү.
Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицее нигезендә "Кичкетаң" дәүләт табигый тыюлыгы һәм «Талантлар салават күпере» балалар иҗат йорты берлектә оештырган," Укучыларның экология-биология юнәлешендә һөнәри күнекмәләрен формалаштыруда инновацияләр"дигән муниципаль семинар булып узды. Семинарда биология һәм экология укытучылары, "Росток" экологик хәрәкәте активистлары, “Яшел Армия” мәктәп урманчылыгы һәм ЭкОС (Экология, саклау, коткару) түгәрәге әгъзалары, лицей укучылары катнашты.
Татарстан биоресурсларын саклауда «акыллы» технологияләрне бөтен республика буенча гамәлгә кертәчәкләр. Бу ел ахырына комитетның барлык хезмәт автомобильләре ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылачак. Ел башында республика районнарының берсендә заманча технологияләрне куллану нәтиҗәлелеге сыналды. Бу районнардагы хәлне оператив контрольдә тотарга һәм аларга оператив рәвештә җавап бирергә, хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм техниканың сакланышын көчәйтергә мөмкинлек бирде.
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре буенча даими комиссия утырышы узды. «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» ФДБУ хезмәткәре Әнвәр Әюповның доклады нигезендә Кызыл китаптан эрбетчене чыгару турында карар кабул ителде.
Узган атнада Дәүләт комитеты хезмәткәре Алексеевск районында үткәрелгән рейд барышында Кече Чирмешән елгасындагы табигать һәйкәле территориясендә тыелган балык тоту кораллары –ятьмәләрдән файдаланып балык тоткан браконьерларны тоткарлады.
2019 елның 13 нче декабреннән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең киләсе вазыйфасын биләп торуга бәйге игълан итә:
хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы идарәсе биологик төрлелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе (алып баручы төркем, «белгечләр» категориясе).
Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарәче кадрларның федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.
Бүген, 12 декабрьдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында законсыз балык тотуга багышланган матбугат конференциясе булып узды, анда Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән су биологик ресурслары бүлеге башлыгы Ирина Викторовна Мөстәкыймова чыгыш ясады.
Чираттагы очрак Ютазы районының Урыссу аучылык хуҗалыгы территориясендә Яңа Каразерик авылы янында ачыкланды. Дәүләт комитеты белгече кырда кан һәм гильза, шулай ук трактор шиналары протекторлары эзләрен һәм өстерәп бару эзләрен тапты, алар буенча йортка килеп чыкты. Янәшәдә генә чүмечендә кан эзләре калган трактор табылды. Алга таба тикшерү барышында ишегалды территориясендә 2 кабан тиресе табылды. Мылтык хуҗасыннан алынды, трактор штрафстоянкага урнаштырылды.