Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: иртәгә, 2015 елның 20 август көнендә, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан Идарә бинасында, сәгать 14.00, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, өчен җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү узачак. Барлык теләүчеләрне рөхсәтнамәләрне бүләдә катнашырга чакырабыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы эксплуатациягә кертелде. Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 15.08.2015 елдан № УП-724 Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык хуҗалыкларында, ауга чикләүләр кертү бүлегендә, Ауны алып бару параметрларына үзгәрешләр кертелде.
Өстә күрсәтелгән боерык белән түбәндәге чикләүләр билгеләнде:
1) ак куянга, суерга, боҗырга,соры көртлеккә 2017 елга кадәр , Татарстан Республикасының барлык аучылык җир-суларында һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела;
2) «Аксубаевское», «Беркут», «Бутино-Шешминское», «Арское», «Урнякское», «Атнинское», «Юкя», «Буинское», «Глухарь», «Фазан», «Елабужское», «Караишевское», «Зеленодольское», «Краснооктябрьское», «Волжско-Камское», «Камское раздолье», «Рысь», «Новомензелинское», «Сухаревское», «Шешминское», «Красновидово», «Тюрнясевское», «Тетюшское», «Урахчинское», «Мизиновское» аучылык хуҗалыкларыннан һәм Әлки, Әлмәт, Чүпрәле, лениногорск, Балык Бистәсе муниципаль районнарының ачык аучылык җир-суларыннан кала, 2015-2016 елларда барлык аучылык җир-суларда соры куянга һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела.
Чикләүләр аучылык байлыкларын саклау һәм аларны рациональ куллану максаты белән кертелделәр.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( алга таба – Идарә) барлык аучыларга да Россия Федерацисе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 17.06.2014 елдан № 269 “Дәүләт аучылык хуҗалыгы рестры формаларын раслау һәм дәүләт аучылык хуҗалыгы реестрын алып бару тәртибе һәм аның катнашмасы, анда булган документлаштырылган мәг ълүматны җыю һәм саклау тәртибе һәм аны, Россия Федерацисе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 06.09.2010 елдан № 345 боерыгы белән расланган, кызыксынган затларга тапшыру Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы боерыгы ( алга таба – 265 нче боерык) көчкә керү турында хәбәр итә.
Шуның белән бәйле рәвештә, барлык аучыларга да, бу боерык белән танышырга һәм 1 сентябрьгә кадәр 269 нчы боерык белән расланган формалар буенча, Идарәгә документлаштырылган мәгълүмат җибәрергә.
1.1. (ЧМ)
1.2. (ЧП)
1.3. (ПЛ)
1.4. (ГР)
3.1. (ЮЛ.ИП)
4.1. (ДК)
4.2. (ДП)
4.3. (ДПТ)
4.4. (ДГП)
4.5. (ДВ)
5.1. (ВР)
5.2. (РЧ)
6.1. (ОУХ)
7.1. (ОХ)
8.1. (ИО)
8.3. (НОР)
8.4. (НТБ)
269 нчы боерык белән Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “ Хисапнамә бирүнең вакыты һәм рәвеше” өстәмә битендә танышырга була.
269 нчы боерык көчкә керү сәбәпле, Идарә белән, 01.06.2014елдан №89-од “ Хисапнамә бирү вакытын һәм рәвешен раслау турында”гы Идарә боерыгы белән расланган, хисапнамә бирү вакытына һәм рәвешенә үзгәртүләр әзерләнә.
2015 елның 10 августыннан 14 августына кадәр Т атарстан республиканың Арча, Югары Ослан, Түбән Кама һәм Чистай районнарында, дуңгызларда африка чумасын булдырмау, 2016-2015 елларда ау чорын уздыру сораулары һәм Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең ( алга таба –Идарә) төп эшчәнлеге буенча киңәшмәләр узды.
Бу чарада Идарә башлыклары, бүлек башлыклары, аучылар, ә шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре катнаштылар.
12 августта сәгать 17.00, ачык аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны аулау хокукын алу өчен, җирәбә салуда катнашуга гаризаларны кабул итү туктатылды.
Хәзерге вакытта бирелгән рөхсәтнамәләр таләпләргә туры килүгә тикшерелә.
Кайбер аучылар бер төр аучылык байлыгына берничә районга гариза биргәнне күздә тотып,комиссия үз карамагына җирәбә салу өчен районны билгеләячәк.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.
Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин.
Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.
Киекләргә ачылган ау чоры белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 24.07.2009 елдан № 209-ФЗ “ Ау турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым канун чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канун белән тәңгәл килеп,Ау кагыйдәләрен куллану максаты белән киекләр түбәндәге төркемнәргә бүленә:
урман киекләре- суер,көртлек, боҗыр, ак һәм тундра кыр тавыгы,теләттәвеч;
кыр-сазлык киекләре –урман үрдәге, чуллык, гаршнеп, корыхтан, үлән үрдәге, бибек, тулес, хрустан,улитлар,веретенник,кроншнеп, мородунка, камнешарка, тартар,көтүче, гадәти кугыч;
су йөзүче киекләр – казлар, казаркалар, үрдәкләр,кашкалак, ушандаклар, камыш тавыклары;
чүл һәм болын киекләре соры һәм сакаллы кыр тавыгы, бүдәнәләр, садңалар, кыргавыллар, күгәрченнәр һәм урман күгәрченнәре.
Шулай ук исегезгә төшереп китәбез: өстә күрсәтелгән пискулька, казарка, олы улит, травник,олы кроншнеп, олы веретенник, әберчен, гадәти урман күгәрчене Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелделәр, шуңа күрә аларны аулау тыела.
Хөрмәтле аучылар, әгәр дә сез киекнең кайсы төргә кергәнен белмәсәгез – атмагыз.
Хөрмәтле аучылар!
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( алга таба –Идарә) хәбәр итә: 2015 елның 20 август көнендә сәгать 14.00, Казан, Кәрим Тинчурин 29 адресы буенча узачак, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлүдә катнашу өчен гаризалар җыюны дәвам итә.
Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны 2015 елның 12 август көненә сәгать 17.00 кадәр бирергә була.
Аучылык байлыкларын табу хокукы алыр өчен, Идарәгә түбәндәге мәгълүматларны күрсәтеп гариза бирәләр:
1) аучының исеме, фамилиясе, атасының исеме, аның адресы, телефоны, аучылык билеты турында мәгълүмат;
2) аның территориясендә аулар өчен,аучы аучылык байлыкларын тоту хокукына рөхсәтнамә алырга ниятләгән аучылык җир-сулар урнашкан муниципаль оешманың исеме;
3) аучылык байлыгының төре.
Җирәбә салу түбәндә күрсәтелгән аучылык төрләренә карата уздырылачак:
Кабан: Әгерҗе районы – 2 баш
Алексеевск районы – 10 баш
Әлки районы – 2 баш
Мамадыш районы – 10 баш
Норлат районы – 7 баш
Спасс районы – 1 баш
Тәтеш районы – 5 баш
Поши: Әгерҗе районы – 2 баш
Әлмәт районы – 3 баш
Лениногорск районы – 4 баш
Спасс районы – 1 баш
2015 елда җирәбә салуга кагылышлы барлык документлар, шул санда тəкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru» “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” өстәмә битендә урнаштырылган.
Хөрмәтле аучылар!
Киләчәк ау чоры белән бәйле рәвештә, каурыйлы киекләргә һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгын булдырганда тотарга кирәкле Ау кагыйдәләренең аерым кагыйдәләрен аңлатып бирәбез.
Аулаганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:
а) аучылык билеты;
б) аучылык коралы һәм ( яки) пневматик корал белән аулаган чакта, аучылык коралын саклауга һәм йөртүгә рөхсәтнамә;
в) һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә;
г) беркетелгән аучылык җир – суларда аулаган чакта, аучылык байлыкларын табуга, урнаштырылган тәртиптә бирелгән рөхсәтнамә һәм юлнамә;
е) ауны ау кошларын кулланып алып барган чакта, кошларны ярым ирек шартларда яки ясалма яшәү тирәлегендә тотуга һәм үрчетүгә рөхсәтнамә;
Аучылык җир – суларында булган вакытта аучының бурычлары:
а) федераль дәүләт ау тикшерүен булдыручы, дәүләт хакимиятенең вәкаләтле әгъзасына, саклау , федераль дәүләт тикшерүе һәм хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген куллануны тәртипкә салу бурычы беркетелгән, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте әгъзалары карамагында булган, дәүләт оешмалары һәм табигатьне куллану өлкәсен тикшерү буенча Федераль хезмәтнең территориаль әгъзаларына һәм Россия Федерациясенең кануннары нигезендә вәкаләтле, башка урындагы затлар соравы буенча өстә язылган документларны, ау коралларын һәм табышны күрсәтергә.
б) җитештерүче аучылык тикшерүен булдырырга вәкаләтле, җитештерүче аучылык инспекторы( документларын күрсәтсә) соравы буенча ауны булдырырга рөхсәт итә торган документларны, ә шулай ук үзе белән булган әйберләрне ( ау коралларын һәм ау продукциясен) һәм транспорт чараларын күрсәтергә тиеш.
Иминлекне булдыру өчен аулаганда түбәндәгеләр тыела:
- ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китәргә;
- “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка атмаска;
- электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга атмаска;
- атучылар сызыгы буйлап атмаска; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда);
- информацион билгеләр, юл билгеләре, реклама калканнары буенча, тора торган яки тормый торган биналарга атмаска.
Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:
- ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны, табигый афәтләр вакытында, янгыннан яки ташкыннан качканда, ризык булмаган вакытта, сулыклар аша чыкканда, ау хайваннарын тоту;
· кешегә зыян ясарга мөмкин үзаткычларны, сагалаучы ату, пневматик һәм ыргыту коралларын, сөңгеләр,ыргаклар, чокырлар “ башмаклар” һәм башка үзтоткычларны куллану куллану;
· каурыйлы киекләрне тотканда барлык үзтоткочларны куллану ;
- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;
- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;
-каурыйлы кошларны тоту өчен төрле ут чараларын куллану;
- хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;
- транспорт һәм төрле очу чараларын куллану;
- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.
-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;
- каурыйлы кошларны аулаганда, сырлы озын көпшәле ату коралы һәм сырлы көпшәле катнаш ату кораллары куллану ( урман киек кошларын аулауны кертмичә);
- урнаштырылган тәртиптә ау коралына кертелмәгән корал, җәя һәм арбалет куллану;
- урман күгәрченен, боҗырны, козгынны аулау очракларын кертмичә, пневматик ау коралын куллану;
-үсемлекләрне яндыру.
Ау токымы эте яраланган хайван артыннан, аучының рөхсәтнамәсе булган аучылык җир-суларыннан киткән очракта, аучының , башка территориядә этне эзләгән һәм чакырган вакытта, ау коралы тышланган һәм патронсыз булырга, патроннары аерым сакланырга тиеш. Искәрмәне яраланган хайваннарны җыеп бетерү генә тәшкил итә.
Ау токымы этләре белән аерым саклана торган территорияләрдә булган очракта, этләр бәйдә булырга тиеш. Искәрмәне аулаган яки өйрәткән чак кына тәшкил итә.
Ау вакытыннан башка, бәйдә булмаган этләр белән аучылык җир-суларда булу тыела, искәрмәне андый этләр белән, территориаль аучылык хуҗалыгын оештыру һәм хуҗалык эчендәге оештыру документларында билгеләнгән һәм ул территорияләрдә Россия Федерациясе субъектының югары урындагы заты белән (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзасының башлыгы) Россия Федерациясе кануннары белән тәңгәл килеп аулау тыелган (искәрмә булып аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу яки фәнни-өйрәнү максаты белән генә аулау гына килә) куып китерү һәм өйрәтү урыннарында булу гына тәшкил итә.
Бәйдә булмаган этләр белән, беркетелгән территориянең аучылыкны оештыру документларында һәм ( яки)хуҗалык эчендәге аучылыкны оештыру документлары белән тәңгәл килеп, аучылык этләрен куып китерү һәм өйрәтү зоналарында булу, юлнамә булса гына булдырыла.
Игътибар: Канунсыз табылган хайваннар, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.