25 апрельдән республикада «Уылдык» комплекслы оператив-профилактик операциясе уза. Бу вакытта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре акваторияләр һәм елга култыгы мониторингын үткәрәләр, шулай ук балык тоту кагыйдәләрен үтәүне күзәтәләр һәм браконьерлык фактларын туктаталар.
Түбән Кама районы Красный Ключ поселогының урман-парк зонасында бердәнбер сакланып калган пихта үсә торган урын бар. ТР дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов пихта агачларын яңадан торгызу һәм саклап калу идеясен күтәрә.
Бөгелмәдә шәһәре мохитендә тузбаш еланны коткару буенча уникаль һәм гадәти булмаган операция узды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясенә кушылды.
Тиен – бик тыныч характерлы, чикләвек яратучы сөйкемле җан иясе.
Яз көне бөтен табигать уяна. Менә Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенең марал фермасындагы кошлар да җәйге чорга әзерләнәләр.
15 апрельдән 6 майга кадәр республикада канатлы киекләрнең төп төрләренә язгы ау сезоны уза. Шуңа бәйле рәвештә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге хезмәткәрләре аучылык биләмәләре территориясендә профилактик рейд чараларын гамәлгә ашыралар.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов Чистайда 1нче гимназия базасында «Киләчәк шәһәре: квант технологияләре тормышыбызны ничек үзгәртә» дигән темага «Цифрлар дәресе» Бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында тематик дәрес үткәрде.
25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2023» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен тыелган сроклар агымдагы елда 5 июньгә кадәр билгеләнгән. Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика Советы утырышы узды. Киңәшмә ТР Министрлар кабинетында узды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук муниципаль районнар вәкилләре катнашты.