Республикада хайваннарны кышкы исәпкә алу тәмамланды. 2 ай эчендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьләр, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар 14 мең километрдан артык юл үтте. Исәпкә алу өч этапта узды: исәп маршрутларын планлаштыру, аларда кыр эшләре, хайваннар һәм кошларның ау ресурсларын исәпләү.
Бүген Халыкара Елгалар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты анда яшәүчеләрнең кайберләре турында кызыклы фактлар белән танышырга тәкъдим итә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына биологик төрлелек бүлегенә хезмәткәрләр кирәк.
Шактый калынайган хайваннар кышкы йокыдан уянып чыга башладылар. Алар, тирә-якны өйрәнеп, ашыкмыйча гына, кар каплаган урман сукмакларында йөриләр.
Кыш ахырында һәм яз башында урман хайваннары витаминнар җитмәүне капларга тырышалар. Ә кар катламының калынлыгын һәм урманнарның үтә алмаслыгын исәпкә алсак, бу бик җиңел эш түгел. Һәрбер хайван өчен тоз балансы табигатьтә исән калуның нигезе булып тора.
Яз – күпчелек кошларның җанланган чоры. Алар җылы яклардан кайтып, оялар коралар, бала чыгарырга әзерләнәләр. Шундыйларның берсе – кыр үрдәге. Ул, башка туганнарыннан аермалы буларак, куышларда яши.
Быел күлләрдә кар күп һәм боз бик калын. Сулыкларда яшәүчеләрнең тормышын исә кешеләр җиңеләйтә ала. Алар бәкеләр тишәләр. Бу балыкларга кышкы томалану куркынычы булган чорда запас сакларга мөмкинлек бирә.
Бүген көндез ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Буа районындагы районара бүлеге хезмәткәрләренә ярдәм сорап шәһәр кешеләре шалтырата. Аларның йорт яны кишәрлегенә яшь кыр кәҗәсе керә.
Климатик яз әле җимәде,әмма инде аның беренче хәбәрчеләрен – кара каргаларны очратырга мөмкин. Алар зарыгып көткән язның килүе һәм табигатьнең яңаруы турында хәбәр итәләр.