Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Владимирда узган 21 нче татар-башкорт «Сабантуй» бәйрәмендә катнашты. Сабантуй мәйданчыгында шулай ук Владимир өлкәсе Закон чыгару җыены Рәисе урынбасары Вячеслав Картухин, Владимир өлкәсе губернаторының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Лызлов һәм республиканың Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов булды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүгенге көннән республикада ау этләре һәм ау кошлары белән сазлык-болын киекләрен аулау сезоны ачыла. Ул агымдагы елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Республика юлларында көрән аюлар белән очрашу очраклары ешайды. Шуңа бәйле рәвештә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аюлар белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында тәкъдимнәр әзерләде.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республиканың аеруча саклана торган табигать территорияләренең торышын мониторинглау буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре ел саен фәнни-тикшеренү эшләре үткәрәләр.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенең Зөя аучылык хуҗалыгы территориясендә яшәүче кыр үрдәкләренең 60 бәбкәсе барлыкка килде.
Ау сезоны алдыннан республиканың күп функцияле үзәкләре җәйге-көзге һәм көзге-кышкы ау чорына аучылык биләмәләрендә каурыйлы киекләрне (ау этләре һәм ау кошлары белән, шулай ук алардан башка) тотуга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Бүгенгә инде 2000 нән артык гариза бирелгән.
Ау сезоны алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 211-71-89 кайнар линия телефоны эшләве турында искә төшерә.
Республикада Республика Яшьләр Хөкүмәтенең яңа составы өчен гаризалар кабул итү кампаниясе дәвам итә. Анда сайланган тармакта иҗтимагый башлангычларда эшчәнлек белән кызыксынучы 20 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары, үз-үзләрен тәкъдим итүче яшьләр катнаша ала.
Казан аграр университетында урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. «Урман эше», «Ландшафт архитектурасы» һәм «Экология һәм табигатьтән файдалану» юнәлешләре буенча белем алган 80 нән артык студент диплом алды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов «Восток» балалар сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен «Саннар дәресе» үткәрде.