Россиядә 2021 ел ахырына кадәр Кызыл китапның «Хайваннар» томын яңадан бастырып чыгарачаклар. Анда барлыгы 443 төр хайван кертеләчәк, 122се төшереп калдырылачак.
Конкурс хокук эше буенча әйдәп баручы киңәшче вазыйфасына үткәрелде.
Республикада 2021 елгы ау сезонын оештыру буенча киңәшмәләр узды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тыюлыклар буенча экосәяхәт рубрикасын дәвам итә. Анда без республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләре турында язабыз. Һәм бүген - региональ әһәмияттәге «Озын Алан»дәүләт табигать тыюлыгы.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Россия Табигать министрлыгының 29.08.2014 ел, 379 нчы номерлы боерыгы белән расланган, Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтләрне рәсмиләштерү һәм бирү тәртибенә кертелгән үзгәрешләр 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керүе турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә:4 сентябрьнең 00 сәгать 00 минутыннан алып республикада каурыйлы киекләргә ау сезоны ачыла.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Алексеевск районына эш визиты белән барды.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигать дөньясына карата сак караш үстерү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 13 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр экология буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиада узачагын хәбәр итә. Чара «Экология» милли проекты кысаларында үткәрелә һәм укучыларда экологик фикерләүне һәм аңны тәрбияләүгә, шулай ук ата-аналарны һәм педагогларны экологик белем бирүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 31 нче августка булган оператив мәгълүматлар буенча, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган ведомство һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре саны 98 кеше тәшкил итә. Дәүләт комитеты аппараты хезмәткәрләре арасында 88 кеше прививка ясаткан.