ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда чираттагы табигать территорияләрен җыештыру акциясе узды. Аны Татарстан республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты оештырды. Спас районында «Спас»табигать тыюлыгы территориясендә Идел елгасының яр буе полосасын чүп-чардан чистарттылар.


9
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә чираттагы тикшерү уздырганда,  Яшел Үзән районының Васильево бистәсе янында ике браконьерны күреп алдылар. Беренчесе - Мәскәү шәһәре, икенчесе-Югары Ослан районы яшәүчесе.

Баулы районында Ык елгасында өч браконьер балыкны тыелган тоту коралы – острога ярдәмендә  тотканнар. Аларны  Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары рейд барышында күреп алганнар. Хәбәр дежур бүлеккә тапшырылды.


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Аучылык байлыкларының авырулары килеп чыгуын һәм таралуын, гражданнарның,  сәламәтлегенә, хайваннар дөньясы объектлары һәм аларның яшәү тирәлегенә зыян китерүне  булдырмау максаты белән ,  Биоресурслар буенча дәүләт комитеты район дәүләт ветеринария берләшмәләре белән берлектә , ел саен кыргый хайваннарны, шул исәптән төлкене, дала төлкесен,  бүрене ризык аша котыру авыруына каршы вакцинацияләү буенча профилактик чаралар үткәрә.

Безнең республика экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында катнашты. Татарстаннан финалга 2 проект узды: Биектау районында «Татарстан көзгесе» экокластеры һәм Кама Тамагында «Диңгез – Татарстан диңгезе» экокурорты. 115 проект арасыннан алар иң яхшы топ-36га керде. Хәзер җиңүчеләр өчен тавыш бирү башланды. Нәкъ менә алар федераль ярдәм алачак. 


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

"Озын Алан" тыюлыгы белгечләре тарафыннан Тәтеш районы Монастырь авыл җирлеге территориясендә «Урман утырту көне» дип исемләнгән  табигатьне саклау акциясе оештырылды.


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Ел саен 6 октябрьдә Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне-кешелекнең игътибарын планетадагы бөтен терлекнең яшәү урыннарын саклау проблемасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән халыкара бәйрәм үткәрелә. Бу дата 1979 елда Европаның кыргый табигатен һәм табигый яшәү тирәлеген саклау турында Берн конвенциясе кысаларында гамәлгә куелды.

Чирмешән районында африка чумасы инфекциясе чыганагын бетерү буенча чираттагы укулар узды. Шартлы инфекция таралу урынында Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, ветеринарлар, янгынны сүндерү бригадалары, Роспотребнадзор эшләде. Үзара бәйләнешне булдыру -өйрәнүләрнең төп бурычларының берсе.


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген безнең «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без ике яңа табигать һәйкәле - «Мәнәвез Үзәне» һәм «Покш Пандо» территориясендә очрый торган хайваннар һәм үсемлек төрләре турында сүз алып барачакбыз.


2
октябрь, 2020 ел
җомга

Россия Федерациясе Президентының «2025 елга кадәрге чорда Россия Федерациясе Төбәк үсеше дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы указында билгеләнгән барлык тармакларда һәм тормыш өлкәләрендә Россия төбәкләрендәге халыкларга ярдәм күрсәтү алымнарын камилләштерү мәсьәләләрендә РФ субъектларының дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру тенденцияләре турында киң даирә җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү бурычларына таянып, «Россия яңалыклары» мәгълүмат агентлыгы һәм «Россиянең икътисадый сәясәте» журналы редакциясе https://regioninformburo.ru/ порталында “ 2020-2021 елларда  РФ субъектлары үсешенең стратегик программалары кертелгән Бөтенроссия яңалыклар реестры”н төзи https://regioninformburo.ru/category/society/.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International