ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2024 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча беренче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирүне тәмамлады. Тапшыру нәтиҗәләре буенча билгеләнгән срокта рөхсәт алмаган резервтагылар бар.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков эш визиты белән Чистай районында булды. Ул 1 нче гимназиядә Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән педагогларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котлады.
Бүген ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов Казан дәүләт энергетика университетының Су биоресурслары һәм аквакультура кафедрасында булды һәм студентларны Белем көне белән котлады. Аны профессор, биология фәннәре докторы Марина Калайда җитәкли. Очрашуда Рамил Шәрәфетдинов балаларга балык сәнәгате тармагының казанышлары һәм республикада гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләде.
Белем көне алдыннан «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары белән аралаштылар һәм аларга «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында портфельләр тапшырдылар. Рюкзакларда балаларга мәктәп кирәк-яраклары да салынган иде.
Бүген 2024 елгы жирәбә буенча беренче чираттагы резервтагыларга ау ресурсларын тотуга рөхсәт бирү төгәлләнә.
Бүген төнге рейд барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Зөя утрау-шәһәреннән 1000 метр төньяк-көнбатыштарак Зөя елгасы акваториясендә «Зөя» заказнигыгы территориясендә тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы гражданин тоткарланды.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Казан –Оренбург» трассасы буйлап балык белән сәүдә итү урыннарына рейд чарасы уздырдылар.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 5 нче сентябрьдән гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы җәнлекләрне аулауга гаризалар кабул итү башлана.
Республика юлларында ял көннәрендә ике поши һәм кыр кәҗәсен бәрдергәннәр. Һәлакәтләр Азнакай, Лаеш һәм Яңа Чишмә районнарында булган.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2024 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча беренче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу турында искәртә.