15 гыйнварда билгеләп үтелщ торган «Бөтенроссия кышлаучы кошлар көне»н бәйрәм итү өчен «Чулпан», «Ашыт», «А.И. Щеповский исемендәге «Дала», «Чиста болыннар» һәм «Балтач» тыюлыклары хезмәткәрләре тарафыннан экологик белем бирү чаралары оештырылды һәм үткәрелде. Балалар өчен уздырылган дәресләр «Кышын кошларны ашатыгыз»дигән масштаблы акциянең бер өлеше булды. Дәрес барышында балалар Россия календаренда бу үзенчәлекле көннең ничек барлыкка килүен һәм акция кем хөрмәтенә үткәрелүен белделәр.
Балалар безнең илдә кышларга кала торган кошлар белән таныштылар, кышлаучы кошларның гадәтләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. «Ашыт» һәм А.И. Щеповский исемендәге «Дала» тыюлыклары белгечләре балалар белән табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле, аларны кышкы чорда өстәмә ашатырга кирәклеге турында фикер алыштылар. «Чиста болыннар» һәм «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре кышкы чорда кошларны ашатуга зур игътибар юнәлттеләр, җимлекләр ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр.
«Чулпан» тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан тыюлык территориясендә алдан әзерләнгән җимлекләрне элеп кую оештырылды. Саф һавада бергәләп пылау әзерләү балалар өчен күңелле сюрприз булды.
Соңыннан балаларга бүләкләр бирелде, ә педагогларга ,яшь буынга экологик белем бирүдә зур өлеш кертүләре өчен, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Азнакай шәһәренең 13-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә тыюлыклы табигать турында сөйләделәр. Экологик белем бирү чарасын «Чатыр-Тау» ДТКТ хезмәткәрләре үткәрде. Алар тыюлыкларның әһәмияте, сирәк һәм юкка чыга торган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау турында сөйләделәр, Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштырдылар.
Яшь буынны кышлаучы кошлар проблемаларына җәлеп итү, кошларны саклау максатыннан, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Кышын кошларны ашатыгыз» дип исемләнгән акция үткәрә. Бу балаларның һәм яшүсмерләрнең экологик активлыгын арттыруга ярдәм итә.
Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицее нигезендә "Кичкетаң" дәүләт табигый тыюлыгы һәм «Талантлар салават күпере» балалар иҗат йорты берлектә оештырган," Укучыларның экология-биология юнәлешендә һөнәри күнекмәләрен формалаштыруда инновацияләр"дигән муниципаль семинар булып узды. Семинарда биология һәм экология укытучылары, "Росток" экологик хәрәкәте активистлары, “Яшел Армия” мәктәп урманчылыгы һәм ЭкОС (Экология, саклау, коткару) түгәрәге әгъзалары, лицей укучылары катнашты.
«Туган якның кышлаучы кошлары» табигать саклау акциясе кысаларында, Арчаның 2нче балалар бакчасында канатлыларның тормышына багышланган викторина узды. Балалар табышмаклар чиштеләр, тематик шигырьләр сөйләделәр. Чараны «Ашыт» тыюлыгы белгечләре үткәрде. Алар кышлаучы кошлар, аларның үз үзен тотулары, дөрес рацион турында кызыклы фактлар сөйләделәр һәм җимлекләр ясарга өйрәттеләр.
Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Түбән Кама балалар экология-биология үзәгендә чираттагы экологик белем бирү чарасы үткәрделәр. Төп максат -балаларны кышлаучы кошларны саклау һәм яклау буенча иҗади һәм гамәли эшчәнлеккә җәлеп итү, кошларга карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.
Азнакай һәм Буа шәһәрләрендә һава торышы чагыштырмача җылы булуга карамастан, тыюлык белгечләре безнең якларда кышлаучы кошларны кайтыргу турында белем бирү чаралары үткәрделәр. Алар шулай ук «Песнәк көне» Бөтенроссия бәйрәменә дә багышланган иде.
Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне, планетаның тереклекне тәэмин итү системаларына арта торган йөк, кискен ноктагакилеп җитмәсен өчен, мөмкин кадәр күбрәк кешене булышырга өнди. Бәйрәм 1973 елдан алып ел саен 5 июндә билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен дөнья буенча урам митинглары, велосипедчылар парады, «Яшел» концертлар, мәктәпләрдә иншалар һәм плакатлар конкурслары, агачлар утырту, калдыкларны торгызу һәм территорияне җыештыру кампанияләре һәм башка чаралар оештырыла.
Ел саен аның тематикасы һәм девизы билгеләнә, төп халыкара чараларны үткәрү урыны сайлана. 2019 елда бу “Һаваны пычратуга каршы көрәш” һәм кабул итүче ил Кытай булды.
Халыкара көннәр катгый сораулар буенча киң җәмәгатьчелеккә белем бирү, глобаль проблемаларны хәл итү өчен, сәяси ихтыярны һәм ресурсларны мобилләштерү, ә шулай ук кешелек казанышларын таныту һәм ныгыту өчен сәбәп булып торалар.
2019 елның 23 маенда Комитет хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәрендә узган «Эко-мәктәп/ Яшел флаг» («Eco-schools») халыкара программасы кысаларында Экологик белем бирү буенча IX Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале эшендә катнаштылар.
Әлеге программа Foundation for Environmental Education (FEE) экологик белем бирү буенча халыкара оешма тарафыннан үткәрелә.
Программа әйләнә-тирә мохитне саклый, аның байлыкларын арттыра һәм командада эшли белүче яшь буынны тәрбияләүгә ярдәм итә. Программаның мәҗбүри темалары: «Су», «Энергия», «Чүп-чар», «Климат үзгәрү».
IX Бөтенроссия фестивале эшендә Санкт-Петербург, Киров, Подольск, Волжск, Казан һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.
Фестиваль секцияләре кысаларында белем бирү учреждениеләре командалары тарафыннан 112 иҗади экологик эш тәкъдим ителде. Пленар утырышта фестивальгә йомгак ясадылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Программа координаторларына Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кар эрегендә барлыкка килгән чүп-чарны җыеп алу өчен "Спас" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Мурзак Любовь һәм Костин Евгений «ТР Спас муниципаль районы традицияләрендә һәм тарихында бердәмлек үсешенә ярдәм итү һәм аны үстерү» җәмгыяте рәисе Марянин Валерий һәм ТР Спас районы мәгариф бүлеге укытучысы Журавлев Сергей белән берлектә, Полянка төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Тәнкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты”укучылары һәм “Теремок” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен “Чисталык дәресләре” үткәрделәр. Дәресләрдә көнкүреш калдыкларның безнең сәламәтлегебезгә һәм әйләнә - тирә дөньяга нинди зыян китерүе: урманда ташланган пластик шешәләр - 100 елдан артык, алюминий банкалар-500 ел, ә пыяла 1000 елдан артык таркалуы турында сөйләделәр.
Балаларга экологик фильмнар күрсәтелде, шуннан соң «Планетабызны саклагыз» дигән рәсем, «Табигатьне саклау - һәркемнең эше» дигән экологик плакат, «Табигатьне саклагыз» дигән экологик листовка конкурслары үткәрелде.
Полянка һәм Тәнкәй мәктәпләре укучылары, үткәрелгән әңгәмәдән соң, үзләренең авылларын чистартырга булдылар һәм макулатура һәм эшкәртү өчен чыгарылган 600 кг тирәсе пластик җыеп, өмә үткәрделәр.
Иң яхшы рәсем, плакат һәм листовка ясаган җиңүчеләр, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнделәр.