Республика сулыкларында, салкын булуга карамастан, Кызыл Китапка кертелгән кошларны – ысылдык аккошларны күрергә мөмкин. Моны күреп борчылучы кешеләр аккошларны туңудан һәм ачлыктан коткаруны сорыйлар.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тиешле рөхсәтсез саклана торган яки республика территориясендә табылган коралны, аңа патроннарны, хәрби кирәк-яракларны, шартлаткыч җайланмаларны һәм шартлаткыч матдәләрне үз теләге белән тапшырган өчен бер тапкыр акчалата бүләкләү каралган, дип хәбәр итә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең гомуми бүлек башлыгы вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә.
Быел А.И. Щеповских исемендәге «Дала» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый тыюлыгы үзенең 22 нче туган көнен билгеләп үтә. Бу аеруча саклана торган уникаль табигый территория ТРның Кызыл китабына кертелгән 40 тан артык үсемлек һәм хайван төре булган флора һәм фауна элементларын сакларга, төбәктәге экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирде. Тыюлыкны төзү турында карар 2000 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителде.
«Спас» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, Болгар музей-тыюлыгы белгечләре һәм район укучылары белән берлектә, тыюлык территориясендә алтмыш җиләк-җимеш агачы утырттылар. Балалар өлкәннәр белән алмагач, чия, слива һәм әстерхан чикләвеге үсентеләре утырттылар.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.
Түбән Кама районында яшәүчегә РФ Җинаять кодексының «Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)» 256 статьясының 1 өлешендәге «г» пункты буенча Дала Зәе төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә законсыз рәвештә су биологик ресурсларын тоткан өчен хөкем карары чыгарылды.
Саба районында «Екатериновка авылы янындагы урман массивы» төбәк әһәмиятендәге аеруча саклаулы табигать территориясе булдырылды. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә кыр кәҗәсен коткардылар.
Көз – урман киекләренең чыдамлылыгын тикшерү вакыты. Аларга көннән-көн ризык табу кыенлаша. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, җәмәгатьчеләр, оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, аларга кыш уздыру җиңелрәк булсын өчен, ел саен республиканың аучылык биләмәләрендә «махсус ашханәләр»не ризык белән тәэмин итәләр.