ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2024 ел
сишәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Казан –Оренбург» трассасы буйлап балык белән сәүдә итү урыннарына рейд чарасы уздырдылар.


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 5 нче сентябрьдән гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы җәнлекләрне аулауга гаризалар кабул итү башлана.

Республика юлларында ял көннәрендә ике поши һәм кыр кәҗәсен бәрдергәннәр. Һәлакәтләр Азнакай, Лаеш һәм Яңа Чишмә районнарында булган.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2024 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча беренче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу турында искәртә.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы узды. 


23
август, 2024 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 24 августтан республикада ау этләре һәм ау кошлары белән сазлык-болын киекләрен аулау сезоны ачыла. Ул 2024 елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге хезмәткәре һәм Мамадыш Балык заводы вәкиле белән берлектә Кама елгасында контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыру барышында тыелган балык тоту кораллары белән кысла тотучы ике гражданин тоткарлана.

  ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты анкета узарга тәкъдим итә. Ул безнең дәүләт органында ришвәтчелекнең торышы, дәүләт функцияләрен гамәлгә ашырганда яки физик (юридик) затларга дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә административ киртәләр булу турында гражданнар фикерен өйрәнү максатында үткәрелә.

Ике тәүлек эчендә республика юлларында ике юл-транспорт һәлакәте була. Берсе – Түбән Кама районында Яр Чаллыга таба 15 км да, икенчесе Чаллы –Зәй автотрассасында. Автомобильчеләр 2 поши бәрдергән.


21
август, 2024 ел
чәршәмбе

Елдан-ел җәйге ял сезонында сулыкларның күп кенә яр буе зоналары пычрана. Ә бит сулык территориясендәге чүп-чар аның бөтен экосистемасына йогынты ясый. Күптән түгел Апас районының «Плотина» сулыгының матур яры да танымаслык иде. Территориядә пластик шешәләр, полиэтилен пакет кисәкләре, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм тәмәке каплары ята иде. Район халкы битараф кала алмады һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы белән бергә тәртип урнаштырды, якындагы территорияне уңайлырак итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International