ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Кызыл китапка кертелгән, Лаеш районының Сокуры бистәсе буйлап йөгереп йөргән  ысылдавык аккошны коткарды. Бу турында аларга битараф булмаган кешеләр хәбәр итә.


3
октябрь, 2025 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Минзәлә районының Ык елгасы төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә, законсыз балык тоту коралларын кулланы, көймә белән су биологик ресурсларын тоткан дүрт кешене тоткарлады.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитештерү аучылык инспекторларына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында хәбәр итә. «Җитештерү аучылык инспекторы кандидатына таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында» 2014 елның 9 гыйнварындагы 4 номерлы РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы боерыгы нигезендә.


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Өлкәннәр декадасы кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Мамадыш районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнашты. Өлкән буын вәкилләре белән очрашу Политехника көллиятенең концертлар залында узды. Өлкән яшьтәге мамадышлылар өчен концерт программасы, шулай ук компьютер техникасы белән эшләү, пенсияләр һәм социаль түләүләр мәсьәләләре буенча консультацияләр оештырылды. Бәйрәм кунаклары алдында чыгыш ясап, Федор Батков мамадышлыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән әлеге мөһим көн белән котлады. Ул ассызыклаганча, бу билгеле бер яшькә җиткән илебез гражданнарын хөрмәтләүнең иң күңелле һәм ихлас бәйрәмнәренең берсе.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында тармак ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Аларның хезмәте һәм сабырлыгы ихлас рәхмәт сүзләренә лаек. Үз эшенең профессионаллары булган бу гаҗәеп кешеләрне яраткан эшенә тугрылык, гомерлеккә сайланган һөнәргә ихлас мәхәббәт берләштергән.

Түбән Кама районында «Зур ак челәннең оя кору урыннары» биологик (ботаник) профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы булдырылды. Тиешле карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу хокукы күчкән дүртенче чираттагы резервтагылар турында хәбәр итә.


30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Алтын көздә тиеннәр, күпләп чикләвек, имән чикләвеге һәм күркә җыеп, кышка хәстәрләнәләр. Дөрес туклану аларның исән калуында мөһим роль уйный, шуңа күрә тукландырганда бу кимерүчеләргә нинди ризыклар яраганын белү мөһим. Тиеннәрне әстерхан һәм эрбет чикләвеге, кыздырылмаган көнбагыш һәм кабак төшләре (берьюлы 5 данәгә кадәр), кабыклы фундук белән тукландырырга мөмкин. Алар рәхәтләнеп яңа өлгергән һәм киптерелгән алма, груша, банан, шулай ук яшелчә — кишер һәм ташкабак ашыйлар. Алага миләш һәм карлыган, шулай ук коры җиләк-җимешләр (күрәгә, инҗир, йөзем, караҗимеш) файдалы. Пешкән йомырка тәкъдим итәргә була.

Казан (Идел буе) Федераль Университеты тикшеренүчеләре ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты экспертлары белән берлектә Азнакай районының уникаль табигый байлыгын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләре үткәрделәр һәм республикадагы махсус сак астында булган флораның сирәк очрый торган алты вәкилен таптылар. Табылдыклар арасында биек ярмабаш печән, садә оносма, тәбәнәк бадәм, йомыркасыман җимешле мәче борчагы, кәкре сабаклы гриммий мүге һәм лензитес Варнье гөмбәсе бар иде.


29
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Республика Рәисе Рөстәм Миннеханов башлангычы белән төзелгән «Батырлар. Герои Татарстана» ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү республика программасында катнашучы махсус хәрби операция ветераны, лейтенант Кирилл Дмитриев белән очрашты. Очрашу барышында алар уртак эш юнәлешләре, шулай ук стажировка һәм һөнәри әзерлек буенча планнар турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International