ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 21-23 июль көннәрендә Санкт-Петербургта уза торган 5 нче Халыкара балык сәнәгате форумына старт бирде.

5 нче Халыкара балык сәнәгате форумы Россиянең Төньяк башкаласында Россиянең 40 төбәгеннән һәм дөньяның 25 иленнән 400 дән артык компанияне бергә җыйды. Татарстан делегациясен ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков җитәкли.

Зәй мәдәният йортында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән тантанада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Ринат Чиспияков котлады.


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген булдырмау буенча актив эш алып бара.


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Иж елгасы тамагы участогының табигый һәм ясалма экосистемаларын, шулай ук сирәк үсемлек һәм хайваннар дөньясының биологик төрлелеген саклау максатыннан оештырылган «Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы 25 ел элек Әгерҗе районының көньяк-көнбатыш өлешендә төзелгән иде.


15
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, 15 сентябрьдән үр куянына, төлкегә, корсакка һәм барлык җенестәге һәм яшьтәге пошиларга ау чоры ачыла. Ул 2023 елның 28 февраленә кадәр, ә пошиларга ау сезоны 2023 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Әтнә районының үзәк өлешендә Ашыт елгасы үзәне буенда табигый компонентларны саклау максатыннан оештырылган аеруча саклаулы табигать территориясе урнашкан. 1997 елда төзелгән әлеге уникаль табигать комплексы Казанның караңгы төсле ылыслы-киң яфраклы урманнарының эрозион-тигезлекле районының физик-географик районына керә.


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесе игълан итә. Чара, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итеп, яшь буында экологик аң формалаштыру, республикабызның сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлек һәм хайван төрләрен саклап калу белән кызыксынуны үстерү максатыннан уздырыла.

Катнашу өчен гариза һәм документлар конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан, 04 октябрьне дә кертеп, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 203 бүлмә, тел. 211-73-81, 211-66-94 яки электрон рәвештә сайтта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International