ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Кыргый пошилар һәм кыр кәҗәләре  ешрак шәһәр урамнарына  һәм кеше йорты янына чыга башлады. Белгечләр сүзләренә караганда, бу шәһәр территорияләрен киңәйтү белән бәйле. Шуңа күрә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый хайваннар белән очрашканда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында топ-5 тәкъдим әзерләде.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Универсиада авылы тирәсендә йөрүче яшь пошины табып, аны кыргый табигатькә кайтардылар.


26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: республикада чәшкене һәм каманы исәпкә алу башланды. Ул 29 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел А.И. Щеповский исемендәге комплекслы профильле «Дала» дәүләти табигать тыюлыгы 21нче туган көнен билгеләп үтә. Бу уникаль аеруча саклана торган табигать территориясе Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән 40тан артык төр үсемлекләр һәм хайваннар булган флора һәм фауна элементларын саклап калырга, төбәктә экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирде. Заказник төзү турында карар, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының боерыгы белән 2000 елның 26 октябрендә кабул ителде.


25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүгенге көннән су күсесенең санын исәпкә алу башлана  дип хәбәр итә. Ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


22
октябрь, 2021 ел
җомга

Лаеш районы урманнарында һәм аучылык җир-суларында кыргый хайваннар өчен җимлекләр куя башладылар. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кышкы чорга әзерлек эшләренә кереште.


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый фаунада Африка дуңгызлар чумасы кабынуының югары куркынычы турында кисәтә.

Алексеевск районының шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче бер ир-ат үз ишегалдында гаҗәеп бер кунак күреп алган. Участокка аккош кунган.


20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Корсак яки дала төлкесе- төлкеләр ыруына, этләр гаиләсенә караган сөйкемле җанвар. Гади төлкегә охшаган, әмма күләме буенча кечерәк. Аның авырлыгы дүрт-алты килограмм, кызгылт сары- соры яки кызыллы соры төсле. Дала төлкесенең йоны куе, тыгыз мамыклы һәм бик «җылы». Алар-чын ерткычлар: тиз, сакчыл, табышына сиздермичә якын килергә һәм аны тиз арада эзәрлекләргә сәләтле.


19
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру буенча акция үткәрү турында искә төшерә. Чара фауна вәкилләре өчен уңайлы шартлар тудыру,аларны саклау, яңадан торгызу максатыннан үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International