ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

«Чиста болыннар» һәм «Чатыр-Тау» дәүләт  табигать тыюлыклары хезмәткәрләре Халыкара Елгалар, Су һәм Тормышны яклауда буаларга каршы көрәш көне  темасына лекция форматында экологик белем бирү  чаралары үткәрде.
 


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Язгы ау чорында аучылык байлыкларын табуга рөхсәт  алу өчен гаризаларны кабул итү 2021 елның 23 мартыннан башланачак.
Рөхсәт алу өчен, аучылык районына карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге теләсә кайсы КФҮ филиалына, (КФҮгә керү медицина битлекләрендә ) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
 

Әлки районында рейд уздырган вакытта браконьерлык факты ачыкланды. 


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Арчаның 5нче гимназиясенең «Олы Бирәзә башлангыч мәктәбендә» «Елгаларны, су һәм тормышны саклау көне»нә багышланган дәрес узды. Тыюлык белгечләре Абдрахманова Гөлнара һәм Әхмәтҗанов Рәшит укучыларга туган якның су объектлары, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән төрләр турында сөйләде. 
 

Гади торымтай (Falco tinnunculus) – латинча исеме «яңгырау тавышлы лачын»дип тәрҗемә ителгән вак лачын. Ул кош тавышының үзенчәлеген бик төгәл чагылдыра-югары, яңгырау, ул ерактан ук яхшы ишетелә.


12
март, 2021 ел
җомга

"Зөя буйлары" тыюлыгы белгечләре Буа районының Чуаш Киштәге урта мәктәбе укучылары өчен "Бөтендөнья кыргый табигать көне" темасына лекция үткәрделәр.


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге УП-1111 номерлы указы белән кертелгән, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен кандидатларны билгеләү буенча, сайлап алу этапларын уздыру кысаларында, Татарстан Республикасының рәсми порталында «Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт» бүлегендә интернет-тавыш бирү оештырыла.

«Балык-булсын»  акциясе кысаларында су биоресурсларының һава җитмәүлектән үлүен булдырмау буенча чаралар дәвам итә. Бу юлы аңа «Балыкчы» ҖЧҖнең балык сәнәгате хезмәткәрләре дә кушылды.
 


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Быел кыш күп карлы булды. Кырыс табигый шартларда кешеләргә дә, хайваннарга да авыр туры килә. Кыргый хайваннарга ярдәм итү өчен, тыюлык белгечләре төрле биотехник чаралар үткәрә.
 

Рөхсәт алу өчен гаризаларны кабул итә башлау вакыты
2021 елның язгы ау чорында каурыйлы киекләрне аулауга рөхсәт алу өчен гаризаларны кабул итү, ау сезоны башланырга 10 көннән дә соңга калмыйча башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International