Спасский районының МРО башлыгы һәм «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ хезмәткәренең уртак рейды кысаларында, Татарстанда Идел елгасында браконьерны тоттылар. Болгар шәһәренең көнбатыш ягыннан 3 километр ераклыкта ул су биоресурсларын законсыз тоту белән шөгыльләнгән.
Әлмәт шәһәренең 58нче «Шаян нәниләр» балалар бакчасында А.И. Щеповский исемендәге «Дала» ДТКЗ хезмәткәрләре дәрес үткәрделәр.
Татарстанда биоресурсларны саклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозуны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә. Ел башыннан бирле 6,5 мең браконьер ятьмәсе тартып алынган, 100гә якын җинаять эше кузгатылган.
Без «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасындагы Кызыл китапка кертелгән төрләр турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген сүз дала сөркәсе турында барачак- аны тагын байбак дип тә атыйлар.
Байбак тиенлеләр арасында иң эреләрнең берсе булып тора, бу-Татарстан территориясендә яшәүче бердәнбер сөркә төре.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 31 октябрь көнне Татарстан Республикасында бурсыкка ау чоры тәмамланды.
Әлмәт шәһәр суды законсыз ау өчен РФ ҖК 258 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче ике Татарстан яшәүчесенә хөкем карары чыгарды.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре җитәкчелегендә,«Жумар» туристик-туган якны өйрәнү секциясенә йөрүче, Азнакай муниципаль районының 1 нче урта мәктәбе укучылары аеруча саклаулы табигать территориясендә - «Чатыр-Тау»дәүләт табигый тыюлыгында булдылар.
«Спас» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре тыюлык эшчеләренә багышланган чара үткәрделәр. Алар « Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбе» укучыларына үз һөнәрләренең нечкәлекләре турында сөйләделәр һәм белемнәре белән уртаклаштылар.
Бүген безнең «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә торна турында сөйләячәкбез.
Ел саен яз җитү белән, Чистай районы территориясендә урнашкан «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгына баручыларны үзенең тавышы белән матур кош - Соры торна сөендерә.
Татарстанда сулыкларга балык чыгару буенча чаралар дәвам итә. Бүген Лаеш районында Кама елгасына маймычлар чыгарылды.