ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Иж елгасының уң ярында, Әгерҗе районының Хор-Ключ авылыннан 3 километр ераклыкта Удмуртия Республикасының ике гражданын тоткарладылар. Алар су биологик ресурсларын тыелган корал белән (острога) тотып маташтылар. 


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Яшь буында экологик аң формалаштыру, сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау белән кызыксынуны үстерү максатыннан, иҗади һәм иҗтимагый -белем бирү эшчәнлегенә җәлеп итү аша 2020 елның 14 сентябрендә Дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап»дип аталган Республика балалар кул эшләре конкурсы игълан итте.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктантта катнаштылар. Бу ел саен үткәрелә торган проект, ул экология турында белемнәрне популярлаштыру, экологик культура формалаштыру, экологик белемлелек дәрәҗәсен күтәрү, экологик хокук бозуларны кисәтү өчен үткәрелә. 

Агымдагы елның 10 ае эчендә Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары тарафыннан, су биоресурсларын законсыз тотуны ачыклау һәм кисәтү буенча, 5 меңнән артык рейд үткәрелде. 92 җинаять эше кузгатылды. 

Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без Сезгә соры торна турында сөйләячәкбез. Соңгы соры торналар почмакка тезелеп, безнең белән «каңгылдаулары» белән саубуллашып җылы якларга очып киттеләр.


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 15 ноябрьдә Татарстан Республикасында су йөзүче, сазлык-болын, дала һәм кыр киекләренә ау чоры тәмамлана. 


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән һәм шәхсән үземнән Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.

12 ноябрьдә халык бәйрәме – Песнәк көне билгеләп үтелә. Аны билгеләп үтү инициативасы белән Россиянең кошларны саклау берләшмәсе вәкилләре чыгыш ясады. Халык гореф-гадәтләре буенча, Песнәк көне-кышлаучы кошларның очып килү көне.

Спасский районының МРО башлыгы һәм «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ хезмәткәренең уртак рейды кысаларында, Татарстанда  Идел елгасында браконьерны тоттылар. Болгар шәһәренең көнбатыш ягыннан 3 километр ераклыкта ул су биоресурсларын законсыз тоту белән шөгыльләнгән. 


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Әлмәт шәһәренең 58нче «Шаян нәниләр» балалар бакчасында А.И. Щеповский исемендәге «Дала» ДТКЗ хезмәткәрләре дәрес үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International