ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2020 ел
җомга

«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының Чистай районындагы “Катнаш төрдәге 22-нче номерлы балалар бакчасы”нда тәрбияләнүчеләр өчен, Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган экологик чара үткәрделәр. 


29
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанда җәй башында Алексеевск районында травма алган кыр кәҗәсен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кыргый табигатькә чыгардылар.

Арча районының Васильево Бужа балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре табигать турында дәрес үткәрделәр. Белгечләр балалар өчен авыл янындагы урман полосасына мавыктыргыч һәм файдалы сәяхәт оештырдылар.


28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанда сулыкларга балык чыгару  буенча чаралар дәвам итә. Бүген Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Кайбыч районында булып кайттылар, анда китерелгән зыянны компенсацияләү кысаларында, Куйбышев сусаклагычының Идел-Кама плесына 3439 данә кечкенә сазан балыгы чыгардылар. 


27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

«Чиста яр» акциясе кысаларында «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының Арча районындагы Яңа Кырлай урта мәктәбе белән берлектә, региональ әһәмияттәге «Тукай-Кырлай урманы» табигать һәйкәле территориясендә су саклау зонасын чистарту буенча чара үткәрделәр.
 

Баулы районында Кырым Сарай авылы янында Эчке эшләр министрлыгының юл-патруль хезмәте инспекторлары һәм биоресурслар буенча дәүләт комитетының штаттан тыш җәмәгать инспекторы автомобильне туктаттылар.


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Заказник 2000 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасының Лениногорск районында, үз эченә дала һәм урман-дала флорасының һәм фаунасының элементлары кергән уникаль табигый экосистемаларны һәм комплексларны саклап калу  максаты белән оештырылды. Анда Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән 7 төр кош, 16 төр имезүче һәм 60тан артык үсемлек төре теркәлгән.  Әлеге аеруча саклана торган табигый территория 5830,28 гектар мәйданны били.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан, халыкның экологик культурасын һәм әйләнә-тирә табигый мохиткә сак караш формалаштыру максаты белән, даими рәвештә эш алып барыла. 

Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без Сезгә кар барсы турында сөйләячәкбез. Кар барсы-таулы җирләрдә яши торган җитез һәм бик нәзакәтле ерткыч.


23
октябрь, 2020 ел
җомга

2013 елның октябрендә Бишкек шәһәрендә узган Бөтендөнья кар барсын саклау форумы яңа бәйрәм – Халыкара кар барсы көненә старт бирде. Шул вакыттан бирле бу бәйрәм ел саен 23 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу көн  мәчеләр гаиләлегенә керә торган иң сирәк вәкилләрнең берсен саклап калуга багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International