Федор Батковның Балыкчы көне белән котлавы:
Тормышны шушы катлаулы һөнәр белән бәйләгән профессиональ балыкчыларны да, һәвәскәр балыкчыларны да, балык тоту -алар өчен спорт, шөгыль, күңелнең үзенчәлекле торышы, табигать белән кушылу ысулы булып килүчеләрне дә берләштерүче бу искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм.
⠀
Ел саен, июльнең икенче якшәмбесендә «Балыкчы көне» бәйрәме билгеләп үтелә.
«Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгының 20 еллыгы уңаеннан, мәктәп һәм балалар бакчаларының иң яхшы педагоглары һәм тәрбиячеләре билгеләп үтелде һәм бүләкләнде.
Беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советының утырышы узды.
Бүген «Идел киңлекләре» дәүләт табигать тыюлыгы һәм «Печище геологик киселеше» аеруча саклаулы табигый территорияләрендә, яр линияләрен чистарту буенча «Россия суы» дип исемләнгән акция узды.
Татарстанда «Идел киңлекләре»тыюлыгы территориясендә бакча корылмаларын теркәүгә әзерлек эшләре дәвам итә.
Бүген Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан «Идел киңлекләре» экопаркына чираттагы рейд оештырылды.
2000 елның 7нче июлендә Татарстан Республикасының Тәтеш районы территориясендә «Озын Алан» тарихи-архитектура һәм табигать паркы төзелде.
Хөрмәтле аудан файдаланучылар, 9.01.2014 елдан 4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында» гы РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының боерыгы нигезендә, производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеге төзелә.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аучылар арасында сораштыру үткәрә. Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклауны һәм файдалануны оештыру турында булган фикерне ojm@tatar.ru. электрон адресына җибәрергә мөмкин. Теләк буенча, мөрәҗәгать аноним характерда булырга мөмкин.