ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2020 ел
җомга

Россия хезмәт министрлыгының Гомумроссия фәнни тикшеренү институты мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә ге кадрларга ихтыяҗны тикшерү максатыннан сораштыру үткәрә. Ул Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы йөкләмәсе буенча уздырыла.

Сораштыруның максаты – оешмаларның мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә эшләүче белгечләр белән  тәэмин ителешен һәм белем бирү оешмалары әзерләп чыгарган белгечләр эшеннән канәгать булу дәрәҗәсен, бу өлкәдә персонал җыйгандагы авырлыкларны ачыклау, мондый белгечләрнең санын үзгәртү буенча киләчәккә планнар төзү.

 


2
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 4 июненнән 1 июленә кадәр региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоологик (аучылык) тыюлыклары һәм аучылык биләмәләре территориясендә дала байбакларының  санын исәпкә алу үткәрелде.


30
июнь, 2020 ел
сишәмбе

25 июньнән 1 июльгә кадәр Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү бара.

Утырыш Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Клюшкин Иван Владимировичка, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясын саклауга керткән зур өлеше өчен, «Татар АССР төзелүгә 100 ел» дип исемләнгән истәлек билгесен тапшыру белән башланып китте.


29
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре “Тәтеш шәһәре “Каенкай” балалар бакчасы” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесендә тәрбияләнүчеләргә табигатькә сак караш турында сөйләделәр.


26
июнь, 2020 ел
җомга

Татарстанның «Биосфера ФИШ» балыкчылык комплексында үстерелгән 7260 данә чөгә балыгын кичә Чуашстанның Идел плесына чыгардылар. 


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының территориаль бүлекчә хезмәткәрләре Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүгә кушылдылар.

Чирмешән районында пошины бәрдергәннәр. Кыргый хайван бәрелешү нәтиҗәсендә вафат булган. Автомобиль хуҗасы һәм пассажирлар зыян күрмәгән.
Әлеге урынга Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, ЮХИДИ хезмәткәрләре оператив рәвештә чыкты.


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Лаеш районында Кама елгасына мәрсин токымлы балык маймычлары җибәрделәр.  Табигатькә 2600 данә чөгә чыгардылар. Аларны  «Биосфера ФИШ» балыкчылык комплексында үстерделәр.

Дәүләт комитеты буйсынуындагы «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУга сатып алулар буенча белгеч таләп ителә.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International