«Идел киңлекләре» яңа табигать тыюлыгы территориясендә уртак рейд узды. Тыюлык белгечләре, полиция һәм ГИМС хезмәткәрләре автомобильләрнең яр буена керүен тикшерде.
Татарстанда тыюлыклар территориясендә һәм һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый хайваннар өчен азык әзерләү бара. Бу хайваннарны салкын сезонда һәм тирән карда ашатырга мөмкинлек бирәчәк.
2020 ел - Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгы елы.
Элегрәк ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстанның Арча районы яшәүчесе өч каракош баласын табуы турында хәбәр иткән иде. Яңа мәгълүматлар буенча, каракош балаларын Лаеш, Теләче һәм Балык Бистәсе районнарында булган ояларга утыртканнар.
Арча районында яшәүче ир кеше өч елга каракошы баласын тапкан. Ярдәм сорап ул Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә һәм орнитологларга мөрәҗәгать иткән.
Аучылык ресурсларының авырулары барлыкка килүне һәм таралуны, гражданнарның сәламәтлегенә, хайваннар дөньясы объектларына һәм алларның яшәү тирәлекләренә зыян килүне булдырмау максаты белән, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ау өлкәсендә эшләүчеләр белән берлектә, ел дәверендә кыргый ерткыч хайваннарның, шул исәптән төлкеләр, дала төлкесе, бүреләр санын тәртипкә салу буенча чаралар үткәрә.
Табигатьне саклау-һәрберебезнең бурычы. Олы Сөлчә елгасы ярында территорияне җыештыру буенча өмә узды. Чирмешән районында аны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Лашман һәм Әмир авылларында яшәүчеләр оештырды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Чистай районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс узды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Кичке Таң» табигать тыюлыгы белгечләре «Парклар маршы 2020» халыкара табигать саклау акциясе кысаларында, Әгерҗе районы Кичкетаң авылының үзәгендә урнашкан «Изге чишмә» чишмәсенә экологик десант оештырдылар.
«Чатыр-Тау» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 20 нче «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экологик дәрес үткәрделәр.