Марал фермасында тулылану – кечкенә мараллар дөньяга килде. Барысы да сәламәт булып дөньяга килә. Ферма территориясендә кечкенә мараллар әниләре белән янәшә йөриләр, гәрчә аларның кайберләре инде мөстәкыйльлек күрсәтсәләр дә һәм ялгызы гына йөрергә тырышсалар да.
Гражданин аучылык хуҗалыгында ау хокукына кирәкле документларсыз булган һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәренә корал һәм ауга рөхсәтен күрсәтүдән баш тарткан.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә аулаучы физик затлар арасында сайлап алу (җирәбә салу) юлы белән поши, себер кыр кәҗәсе һәм бурсык аулау хокукына рөхсәтләрне бүлү уздырылды.
30 июльдә 14:00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында (Казан шәһәре, Октябрь ур., 8 йорт) 2024 – 2025 елгы ау сезонына гомуми файдаланудагы аучылык биләмәләрендә аучылык ресурсларын аулау хокукына рөхсәтләрне бүлү булачак.
Җәй – хайваннарның актив күченү чоры. Алар актив хәрәкәт итәләр, сакланмыйча, юлга чыгалар. Ял көннәрендә, мәсәлән, республика юлларында поши һәм кыр кәҗәсе катнашында Алабуга һәм Чистай районнарында ике һәлакәт булган. Хайваннар алган җәрәхәтләрдән үлгән, автомобильләр җитди зыян күргән.
Бүген Лаеш районында М12 тиз йөрешле федераль автомобиль юлында һәм Питрәч районының Пановка авылы янындагы трассада кыргый хайваннар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булган. Пошилар алган җәрәхәтләрдән үлгән, машиналар җитди зыян күргән.
«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре 6 нчы гомуми белем мәктәбенең «Стрижи» ЭКОотряды активистлары һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең район бүлекчәсе вәкилләре белән берлектә «Россия суы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Уртак көч белән алар Кама елгасының ике километр яр буен җыештырдылар.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәгенең Зөя аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре үз кул астындагылар турында җәйдән үк кайгырта башлыйлар.
Экологик күнекмәләрне һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт культурасын формалаштыру – үсеп килүче буын һәм тыюлыклар администрацияләре арасында мәгърифәтчелек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Нәкъ менә шундый тырыш хезмәт нәтиҗәсендә тупланган белемнәрне тапшыру һәм укучыларны биологик төрлелекне саклап калуга этәрү бара.
Татарстан Республикасында махсус хәрби операциягә баручы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 млн сумга кадәр арттырылды. Аны алу өчен, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән шартнамә төзергә кирәк. Нәтиҗәдәге сумма республикадан – 1,005 млн сум, РФ Оборона министрлыгыннан – 195 мең сум, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 300 мең сумга кадәр түләүләрдән тора.