ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 15 сентябрьдә республикада кайбер төр кыйммәтле мехлы хайваннарга (үр куяны, төлке, бүре, корсак) һәм барлык җенес-яшь төркемнәрендәге пошиларга ау сезоны ачыла.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 16 нчы сентябрьдә 2024 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча икнче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирү тәмамлануы турында искәртә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Балтач районы аучылары белән берлектә «Za мирное небо» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Сугышчыларга мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары бүләк ит» МХО хәрбиләренә ярдәм итү акциясендә катнашуларын дәвам итәләр, 6 шома көпшәле мылтык тапшырдылар. Акцияне шулай ук Балтач районы Башлыгы урынбасары, үзәк хастаханәнең баш табибы да хуплады.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Биектау районында канат сөяге зарарланган ысылдавык аккошны коткара.
«Зөя буйлары» заказнигы хезмәткәрләре Буаның 1 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнарын бүләкләделәр. Алар«Парклар маршы – 2024» акциясе кысаларында «Тыюлык табигате дөньясы» сәнгать бәйгесендә җиңүчеләр булдылар.
Бөгелмә районының Югары поселогында яшәүче хатын-кыз йорт яны кишәрлегендә ерткыч кош таба. Ерткыч бер урында утыра һәм оча алмый.
Мөслим районындагы буада туган сигез аккошка өч ай тулды. Кошчыклар инде сизелерлек үскәннәр, шактый кыюланганнар, яр буендагы суда тыныч кына коеналар һәм актив рәвештә якындагы территорияне өйрәнәләр. Шул ук вакытта әткә-әнкә кошлар аларны күзәтүдән туктамый.
Көз башы – тояклы хайваннарда туй уеннары (куыш) чоры. Активлыкның иң югары ноктасы сентябрьнең икенче яртысына туры килә. Бу вакытта хайваннар, бигрәк тә ата хайваннар, көндәшләренә карата да, кешеләргә карата да агрессиврак булалар. Мәсәлән, пошиның үкерүе – күкрәктән чыккан көчле ыңгырашуны, ә боланныкы «торба тавышын» хәтерләтә. Тавыш аша «хәбәрләр» бирүдән тыш, алар мөгезләре белән җирне актаралар, үлән йолкыйлар.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитештерү аучылык инспекторларына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында хәбәр итә.
Акташ Упкыны күле – уникаль табигать һәйкәле, ул Әлмәт районында яшәүчеләрнең генә түгел, ә күпсанлы сәяхәтчеләрнең дә игътибарын җәлеп итә. Кызганыч, халык табигатьне сакламый һәм еш кына үзләреннән соң чүп-чар калдыра. Су объектын тәртипкә китерергә Кәләй авыл җирлеге җитәкчеләре, туган якны өйрәнүчеләр, геологлар, шулай ук Әлмәт шәһәренең М.К. Таһиров исемендәге 1 номерлы лицей укучылары, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең геофизиклары булышты.